Сәламәтлек
17 июнь , 07:39

Баш авыртса, нишләргә?

Сорау: Башым еш авырта. Дару эчеп арыдым, моннан котылу өчен халык медицинасы рецептлары тәкъдим итсәгез иде.

Баш авыртса, нишләргә?Баш авыртса, нишләргә?
Баш авыртса, нишләргә?

Баш еш авыртса, беренче чиратта аның сәбәбен ачыклау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу кан басымы яки башка җитди авырулар билгесе булырга мөмкин. Табибка күренгәнче, хәлне җиңеләйтү өчен түбәндәге халык рецептларын кулланырга була.

                       Үлән төнәтмәләре һәм чәйләр

  • Бөтнек (мята) чәе: бер чәй калагы кипкән бөтнеккә кайнар су салып, 10-15 минут төнәтергә. Бу чәй кан тамырларын киңәйтә һәм авыртуны баса.
  • Татлы үлән (мелисса): аның төнәтмәсе нерв системасын тынычландыра, стресстан һәм баш авыртканда ярдәм итә.
  • Үги ана яфрагы (мать-и-мачеха): салкын тиюдән баш авыртканда бу үләннең тамырларын кайнатып эчү файдалы.
  • Фото: ru
Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас