Сәламәтлек
14 Июня , 04:00

Кыяр һәм эремчек белән маска: тирегә файдалы ял минутлары

Эш – эш белән, ә үзебезгә әз генә булса да игътибар кирәклеген онытырга һичкенә дә ярамый!  

Кыяр һәм эремчек белән маска: тирегә файдалы ял минутларыКыяр һәм эремчек белән маска: тирегә файдалы ял минутлары
Кыяр һәм эремчек белән маска: тирегә файдалы ял минутлары

Тиз генә бер кыяр алыгыз һәм суыткычтан майсыз эремчегегезне чыгарыгыз. Коры һәм дымландыруга мохтаҗ бит тиресе өчен маска ясап, ярты сәгать ял итеп алыйк, кызлар.

Вәт, шул. Кыярның кабыгын әрчеп, кыргычтан уыгыз. Килеп чыккан боламыкка бер аш кашыгы эремчек кушып болгатыгыз да битегезгә сылап, бик җайлы урынга утырып, 20 минут тирәсе бар мәшәкатьләрегезне читкә куеп торыгыз. Аннары, чак кына җылы су белән юып төшерегез.

Шул рәвешле, иренмичә генә, атнага 2-3 көн булса да үзегезгә шундый файдалы ял минутлары бүләк итәргә гадәтләнегез.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды.

Кыяр һәм эремчек белән маска: тирегә файдалы ял минутлары
Кыяр һәм эремчек белән маска: тирегә файдалы ял минутлары
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас