

Җәйнең ямен чебен һәм черки боза диләр. Чынлап та, йокларга яткач кына колак төбендә безелдәп йөриләр, ә инде сиздермичә генә тешләсәләр, кычытуына түзеп булмый, кызарып чыга. Черкиләр аеруча төнлә активлаша.
Черки тешләгән урынга сөртергә махсус дарулар булмаганда, менә бу киңәшләрне кулланып карагыз.
Черки тешләгән урынга берничә минутка салкын компресс яки боз куеп тору кычытуны баса.
Алоэ – халык медицинасында популяр үсемлек һәм ул күбесенчә тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Черки тешләгән урынга алоэ согы тидерү кычытуны басарга булыша.
Тәннең кычытуын җиңеләйтү өчен алма серкәсе кулланырга мөмкин, аны сөртәләр яки серкәне мамыкка тидереп кычыткан урынга куялар. Сизгер тиреле кешеләр өчен аны 1:1 пропорциясендә су белән сыекларга киңәш ителә. Бу ысулны тиренең ялкынсынган яки зарарланган урыннарына карата кулланырга ярамый.
Кычытуны җиңеләйтү өчен аш содасы кулланырга мөмкин. Моның өчен бер стакан суга бер яки ике чәй кашыгы сода кушарга кирәк. Шуннан соң, эремәгә мамыкны манып аны тешләгән урынга куегыз. Әгәр дә тешләгән урыннар бик күп булса, ялкынсыну булмасын өчен, ышкымыйча гына сөртү яхшырак. Шулай ук содага аз гына су кушып паста ясарга мөмкин. Шул пастаны тешләнгән урынга сылап, кипкәнче тоталар, аннары су белән юалар.
Балның ялкынсынуны дәвалый торган үзлекләре бар. Асылда, бал яра тирәсендәге тукымалардан сыеклыкны суыра. Әгәр дә черки тешләгән урын шешеп торса, аңа бераз бал сөртеп куыгыз. Әмма балның көчле аллерген булуын исәпкә алырга кирәк.
Чәй пешергәннән соң калган пакет черки тешләвенең кычытуны баса һәм шешүне киметә. Моның өчен аны примочка итеп кулланыгыз - зарарланган тире өстенә куегыз. Ләкин, төрле экзотик үләннәр, җимешләр һ. б. кебек төрле өстәмәләр кушылган чәй кулланмагыз. Гади кара яки яшел чәй пакеты куллану кулайрак.
Чәй агачы мае черки тешләгәндә кычытуны киметергә ярдәм итә торган үзлекләргә ия, шулай ук табигый антигистамин препарат буларак эшли. Черки тешләгәндә чәй агачы маен куллану өчен, аны башта көнбагыш яки зәйтүн мае белән кушарга кирәк. Аннары катнашманы тешләнгән урынга сөртегез.
Сәламәт булыгыз!
Фото чыганагы: ВКонтакте, "Охота и рыбалка".