

8-14 июньдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы физик активлыкның әһәмияте турында мәгълүмат бирү атнасы уздыра.
Физик активлыкның түбән булуы, тәмәке тарту, артык тән авырлыгы, канда холестеринның югарылыгы һәм артериаль кан басымының югары булуы белән беррәттән, авырулар үсешенең бәйсез хәвеф факторы булып тора.
Физик активлыкның түбән булуы кайсыбер чирләр хәвефен арттыра:
- йөрәкнең ишемик авыруы 30 процентка;
- II типтагы шикәр диабеты 27 процентка;
- калын эчәк һәм сөт бизе яман шеше 21-25 процентка артырга мөмкин.
Төп киңәшләр:
- атна дәвамында ким дигәндә 150-300 минут уртача физик активлык яки 75-150 минутлык интенсив физик активлык яки шуларга тиң башка активлык булырга тиеш;
- сәламәтлеккә өстәмә өстенлекләр алу өчен уртача физик активлык вакытын атнага 300 минутка кадәр яки аннан күбрәккә яисә интенсив физик активлыкны 150 минутка кадәр яки аннан күбрәккә арттыру хәерле.
Атна дәвамында даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә алмаучылар ял көннәрендә спорт белән шөгыльләнергә мөмкин.
Үзегезне саклагыз! Сәламәт булыгыз!