Сәламәтлек
5 Июня , 06:28

КИЧКЕ ЗАРЯДКА

Ул иртәнгесеннән нәрсә белән аерыла һәм кемгә күбрәк туры килә?

Иртән зарядка ясау гадәте көндәлек ыгы-зыгы, эшкә-укуга бару алдыннан энергия туплау ул: уяндык, тартылдык-сузылдык – көнлек энергия алдык. Ләкин соңгы вакытта күбрәк кеше үзләре өчен кичке зарядканы ача. Һәм ул иртәнге күнегүләргә «альтернатива» гына түгел, ә сылу буй-сын һәм кәефне саклау өчен шәп нәрсә.

 

Төрле максат – төрле эффект

Иртәнге зарядка организмны уятуга юнәлдерелгән. Ул тәнне йомшак кына «кабызырга» ярдәм итә, кан әйләнешен яхшырта һәм көнгә кирәкле тонус бирә. Гадәттә бу җиңел күнегүләр: сузылу, сулыш алу практикасы, бераз разминка.

Кичке зарядка башкача эшли. Аның төп бурычы – көн эчендә җыелган киеренкелекне бетерү һәм организмны торгызу режимына күчерү. Бу бигрәк тә күп утыручылар, стресс кичерүчеләр яки көн ахырына арыганлык сизүчеләр өчен актуаль.

Йөкләнеш дәрәҗәсе: күбрәк тә мөмкин, ләкин чамадан арттырмаска

Иртән организм әле тулысынча уянмаган, мускуллар, буыннар иркен хәрәкәтләнми. Шуңа күрә уянганнан соң ук интенсив йөкләнешләр барлык кешегә дә туры килми.

Кичкә тәнне көндәлек активлык язылдыра, шуңа күрә катлаулырак күнегүләр җиңелрәк кабул ителә. Җиңел көч йөкләнеше, пресска, аркага яки аякларга күнегүләр өстәргә мөмкин. Әмма йоклар алдыннан үзеңне артык йөкләмәү мөһим – артык интенсив күнегүләр ял итүгә комачауларга мөмкин.

Йокыга йогынтысы

Бу бик мөһим сорауларның берсе: кичке зарядка йокыга китәргә комачауламыймы? Барысы да форматка бәйле.

Тыныч күнегүләр – сузылу, йога, сулыш алу техникасы – тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә. Алар стресс дәрәҗәсен киметә һәм нерв системасын йомшарта.

Ә менә кичке интенсив кардио-тренировкалар кире нәтиҗә бирергә мөмкин: йөрәк тибеше ешая, адреналин дәрәҗәсе арта һәм организмга ялга «күчү» катлаулырак була. Актив өлешне йокларга 2 сәгать кала төгәлләргә кирәк.

Кайчан кичке зарядканы сайлау яхшырак?

– Иртән вакыт та, энергия дә җитмәгәндә;

– эш көненнән соң тәндә “кысыклык” тойгысы булганда;

– артык ашамыйча һәм тоткарланмыйча стрессны бетерәсе килгәндә;

– көннең икенче яртысында шөгыльләнү сезнең өчен җиңелрәк булганда.

Кичке зарядканың идеаль форматы

Максималь файда алу өчен, гади структураны кулланыгыз:

Җиңелчә разминка – буыннарны әйләндерү, ипләп кенә уңга-сулга, алга-артка иелүләр.

Төп өлеше – проблемалы зоналарга күнегүләр яисә гомуми ныгыту.

Сузылу һәм сулыш алу – тынычлану һәм тернәкләнү өчен.

Бөтен күнекмәләр нибары 15-25 минут вакыт ала, әмма даими эшләгәндә сизелерлек нәтиҗә бирәчәк.

Кичке зарядка вакытында туклану стратегиясе

Туклану – еш кына бәяләп бетерелми торган төп фактор. Сезнең нәрсә һәм кайчан ашавыгызга тренировканың нәти-җәлелеге генә түгел, йокы сыйфаты да бәйле.

  1. Тулы ашказанына күнегүләр ясамагыз.

Зарядка алдыннан күп ашау — еш ясалган хата. Ул авырлык тудыра, хәрәкәтчәнлекне киметә һәм корсак тирәсендә дискомфорт тудырырга мөмкин.

Күнегүләргә 1,5–2 сәгать кала ашау һәм кичке ашны җиңел, әмма баланслы итү мөһим.

Аксым һәм катлаулы углеводлар кушыл-масы: тавык яки балык + яшелчәләр, эремчек + бераз җиләк, йомырка + салат, карабодай яки киноа ярмасы + җиңел аксым иң яхшысы. Мондый ризык энергия бирәчәк, ләкин ашкайнату процессын артык йөкләмәячәк.

  1. Тренировка соң булса...

Әгәр дә кичке ашны күптән ашаган булсагыз, зарядкага 30-60 минут кала бераз гына йогурт, банан, азрак чикләвек, кефир ашап алыгыз. Бу күнегүләрдән соң артык ашауны булдырмаска ярдәм итәр.

Кичке зарядкадан соң ашарга кирәкме?

Бу вакыт һәм интенсивлыкка бәйле:

Җиңел зарядка (сузылу, йога) – кичке ашны ашаган очракта күнекмәләрдән соң ашамаска мөмкин.

Уртача йөкләнеш булганда – җиңел аксым (мәсәлән, кефир яки эремчек) ашап куярга мөмкин.

Активрак күнегүләр белән шөгыльләнсәгез– азрак кына ашап алып, көчне торгызу яхшырак.

Төп кагыйдә: төнгелеккә артык ашамаска

Тернәкләнүгә һәм йокыга комачауламас өчен, кич белән нәрсә эшләмәскә? Авыр майлы ризыклар, күп күләмдә шикәр ашамаска, күнегүләрдән соң кофеин эчмәскә, төнге “эмоциональ” ашаулар булмасын.

Су – мәҗбүри

Хәтта кич белән дә су балансын саклау мөһим. Тренировкага кадәр һәм аннан соң бер стакан су организмга тернәкләнергә ярдәм итәчәк. Ләкин йокларга ятар алдыннан артык күп эчәргә кирәкми.

Иң мөһиме – даимилек, ә тәүлек вакыты түгел

“Иң яхшысы – иртәнге яки кичке зарядкамы?” дигән сорауга, чынлыкта, универсаль җавап юк. Барысы да сезнең яшәү рәвешегезгә, биоритмнарыгызга һәм максатларыгызга бәйле.

Уңайлы вакыт табу һәм зарядканы көндәлек эшләрнең бер өлеше итү күпкә мөһимрәк.

Әгәр сезгә кичен шөгыльләнергә уңайлырак икән – бу компромисс түгел, ә аңлы сайлау. Кичке зарядка көнне тәмамларга, киеренкелектән котылырга һәм үз тәнегез турында кайгыртырга ярдәм итә торган тәртип (ритуал) булырга мөмкин.

Һәм, бәлки, нәкъ менә ул сезнең иң тотрыклы һәм яраткан гадәтегезгә әйләнер.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас