Арка сәламәтлеге өчен иң зур куркынычны тирән утыртылган тәбәнәк креслолар һәм диваннар тудыра. Алар бик стильле күренергә мөмкин, ләкин озак вакыт куллану өчен бөтенләй туры килми. Утыргычның биеклеге җитәрлек булмау безне тезләребезне күтәрергә мәҗбүр итә, ә зур тирәнлек аркасында аркабыз аның артына барып җитә алмый, җитсә дә арка таянычсыз һәм бөгелгән хәлдә кала. Бу бил һәм күкрәк бүлекләрендә умырткаара дискларның кысылуына һәм деформациясенә китерә. Нәтиҗәдә бу протрузияләр, бүсерләр барлыкка килү куркынычын арттыра. Бигрәк тә кешенең аркасы белән проблемалары булса.
Шулай ук өслеге тигез булган, тик өске өлеше (баш куя торган як) генә күтәрелә торган шезлонглар да сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Мондый модельләрдә оча (таз) котылгысыз рәвештә алга “китә”, бил бөгелә һәм койрык сөягенә (копчик) йөкләнешне арттыра. Бу умырткалыкка да, кече оча органнарына да зарарлы. Икенче проблема – муен бүлеге өлкәсендә уңайлы таяныч булмау. Бу вакытта муен даими рәвештә бөгелә һәм кысыла, бу шулай ук умырткаара дискларның деформациясе, протрузияләр формалашуы һәм бүсерләрнең кискенләшүе белән яный.
Гамакны да кыска ял итү өчен генә кулланырга ярый. Аңарда яткан вакытта бил бөгелгән хәлдә була, ә умырткаара дискларга йөкләнеш арта. Әгәр 10-15 минут чайкалсаң, бернинди зыян да булмаячак. Тик менә гамакта сәгатьләр буе ятарга һәм бигрәк тә анда йокларга кирәкми.