Сәламәтлек
4 Июня , 09:43

Табибларның югары осталыгы бала гомерен саклаган

Республика перинаталь үзәге табиблары йөклелекнең 34нче атнасында ана карынындагы балага кан җибәргән.

Табибларның югары осталыгы бала гомерен саклаганТабибларның югары осталыгы бала гомерен саклаган
Табибларның югары осталыгы бала гомерен саклаган

Республика перинаталь үзәге табиблары йөклелекнең 34нче атнасында ана карынындагы балага кан җибәргән. Бу табибларның югары осталыгын һәм медицинаның алдынгы ысулларын куллануны таләп итә торган катлаулы процедура. Безнең республикадагы перинаталь үзәк нәкъ менә барлык кирәкле технологиягә ия.

Әлеге катлаулы процедураны гемолитик авыру аркасында башкарырга кирәк булган. Резус тискәре анада резус уңай яралгы белән иммун конфликт барлыкка килгән. Хатын-кыз организмы сабыйның эритроцитларына һөҗүм итүче антитәнчекләр эшләп чыгара. Кислород җитми башлый, барлык органнар, беренче чиратта баш мие зыян күрә.

Югары технологияле процедура ярдәмендә яралгының хәлен тотрыкландыруга һәм йөклелекне озайтуга мөмкинлек бирелгән. Бу акушер-гинеколог, трансфузиолог, анестезиолог һәм башка белгечләрнең зур эше нәтиҗәсе.

Бала дөньяга килгән инде. Ул да, әнисе дә үзләрен яхшы хис итә.

Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас