

Зубово бистәсендә яшәүчеләр хакимиятләргә поликлиника төзүне сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ләкин, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында поликлиника төзү өчен билгеле бер нормативлар барлыгын аңлатканнар: мәсәлән, 20-50 мең кешегә – бер поликлиника, 10-30 мең балага бер поликлиника тиеш. Зубовода, ведомство мәгълүматлары буенча, гомуми теркәлгән халык саны 18 меңгә якын икән, ә бу исә норматив саныннан азрак.
Шуңа күрә, финанслау мәсьәләләрен исәпкә алып, Зубовода поликлиника төзү, шулай ук модульле бина сатып алу һәм урнаштыру якын арада планлаштырылмый. Биредә халыкка медицина ярдәмен җирле табиб амбулаториясендә күрсәтәләр. Кичектергесез һәм ашыгыч чакыруларга, шулай ук аз хәрәкәтләнүче пациентларга, кирәк булган очракта, өйдә хезмәт күрсәтелә.
Яңа поликлиника ачу гадәттә 20-50 мең өлкән кешене колачлауны күздә тота. Балалар поликлиникалары 10-30 мең балага хезмәт күрсәтү исәбеннән ачыла. Участок хастаханәсе яки амбулатория 5 меңнән 20 меңгә кадәр кешегә хезмәт күрсәткәндә төзелергә мөмкин.
Халык саны буенча төп нормативлар:
Искәрмә: поликлиниканың мөмкинлеге (сменага килүчеләр саны) 250 дән 1200+ кешегә кадәр булырга мөмкин.
Фото: пресс-служба | минздрав РБ