Сәламәтлек
29 Мая , 09:30

Балалар дәваханәсенең эндокринология бүлеге яңартыла

Аңа күптәннән ремонт таләп ителгән.

“Лаки” хәйрия фонды матбугат хезмәте.“Лаки” хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Фото:“Лаки” хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Башкортстан башкаласында 800 квадрат метр мәйданда Республика балалар клиник дәваханәсенең эндокринология бүлегенә масштаблы капиталь ремонт башланды.

Эшләр бүлекнең 13 палатасында, шулай ук ашханәдә, уку сыйныфында, коридорда, лифт холлында, процедура һәм бәйләү бүлмәләрендә узачак. Учреждение өчен кирәкле медицина җиһазлары сатып алынган да инде. Биредә биналарны тулысынча ремонтлаячаклар, ванна һәм бәдрәфләрне, яктырту һәм электр белән тәэмин итү системаларын яңартачаклар, ишек һәм тәрәзәләрне алыштырачаклар.

Дәваханәнең баш табибы Людмила Семавина сүзләренчә, ремонт мәсьәләсе бик кискен торган.

“Соңгы вакытта палаталарда, коридорларда һәм гомум файдаланудагы биналарда комплекслы ремонт-яңарту эшләрен башкаруга ихтыяҗ туды. Алар шулай ук безнең пациентларга уңайлы шартлар тудыру өчен матди-техник базаны яхшыртуны үз эченә ала”, – ди Людмила Семавина.

Капиталь ремонт Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Лаки” хәйрия фонды һәм республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайның депутатлар корпусы ярдәме белән оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, бу дәваханә күп профильле алдынгы учреждение булып тора, анда шикәр диабеты, гипофиз, калкансыман биз, бөер өстендәге бизләр авырулары, җенси дифференциация бозылулар һәм башкалар буенча катлаулы һәм авыр чирләре булган балаларга махсуслаштырылган, югары технологияле дәвалау-диагностика, консультация һәм тернәкләндерү ярдәме күрсәтелә.

“Лаки” хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Фото:“Лаки” хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас