

Ел саен 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көне билгеләп үтелә. 1987 елдан бу дата тәмәке куллану белән бәйле хәвефләрне, тәмәке компанияләренең һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының тәмәке тартуга каршы көрәшү өчен нәрсә эшләвен искә төшереп тора.
Ни өчен күпләрдә тәмәке тартуга бәйлелек көчле?
Эш тәмәкенең химик составында һәм тәмәке тартуның кеше психикасына көчле йогынты ясавында, ди табиблар. Кайчандыр тәмәкене «шифалы», хәтта «король үләне» дип тә атаганнар һәм аның организмга шифалы йогынтысы бар дип ышанганнар.
Тәмәке составындагы түбәндәге компонентлар борчуга сала:
Никотин – нерв системасын стимуллаштыручы химик матдә. Аны кулланганда кешенең йөрәк тибеше ешая, кан басымы һәм сулыш алу ешлыгы арта.
Углерод монооксиды – кешедә иркенлек хисе уята торган химик кушылма. Әмма ул дәваламый, ә киресенчә, баш миендәге нормаль кан агышын боза, ә бу исә баш миендә кислород кытлыгына китерә. Фикерләүне һәм гормоннар эшләп чыгаруны кыенлаштыра, табигый хисләрне һәм эмоцияләрне тоткарлый яки бөтенләй “бастыра”.
Ацетальдегид – тынычландыра торган тәэсиргә ия һәм тәмәкегә көчле психологик бәйлелек формалаштыра торган химик матдә.
Ни өчен тәмәкедән баш тарту мөһим?
-Тәмәке тарту – ул зарарлы гадәт кенә түгел, бу кешенең психик һәм физик сәламәтлегенә зыян китерә торган куркыныч бәйлелек, ул дөньяда булдырмый калырга мөмкин булган авыруларның һәм үлемнәрнең төп сәбәпләренең берсе булып кала,- ди бу уңайдан БР сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Татьяна Николаевна Старостина.- Тәмәке тартудан баш тарту үлем куркынычын 50 процентка киметә ала. Ә йөклелек вакытында тәмәке тартуның яралгы төшү куркынычын 32 процентка кадәр арттыруы билгеле. Менә шулай булгач, тәмәкедән баш тарту – кирәкле эш. Никотин, шулай ук тәмәкегә бәйлелекне медикаментлар һәм нәтиҗәле психологик ярдәм белән дәваларга мөмкин һәм кирәк тә. Моның өчен табиларга мөрәҗәгать итегез.
Фото: bv02.info