Сәламәтлек
27 Мая , 09:47

Сыра эчеп... мие шешкән?

   Уфада яшәүче япь-яшь бер кыз гомереннән колак кага язган. Аның баш мие шешенүенә литр ярым сыра гаепле икән...

Сыра эчеп... мие шешкән?Сыра эчеп... мие шешкән?
Сыра эчеп... мие шешкән?

Эш шунда ки, ямьле май ае көннәренең берсендә ул дуслары белән очрашкан, күңелле генә утырганнар болар. Шул вакыт эчендә кызкай 1,5 литр сыра һәм бераз шәраб эчкән. Төнлә исә аның хәле начарлана — косу башлана, башы авырта, координация бозылу һәм аң югалту белән бәйле проблемалар барлыкка килә.

   Хастаханәдә “неврологик тайпылышлар белән энцефалопатия” диагнозын куйганнар. Белгечләр аңлатуынча, кызның организмы этанол эшкәртүне тиешенчә башкара алмаган. Ярый әле табиблар вакытында чаралар күреп, кызның гомерен саклап кала алганнар. Хәзер инде ул алкогольле кичәләргә бер дә йөрмәс дип ышанасы килә....

Фото: crosti.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас