Кешеләр явызланды, бер дә юктан бер-берсенең бугазын чәйнәп өзәргә әзерләр, диләр. Чынлап та, искә алсак, чиратларда, транспортта нинди генә талаш-ызгышлар килеп чыкмый. Әмма үзеңне бәхетле хис итү өчен әллә ни күп кирәкми икән. Менә немец психологы Биргит Рисландның ки-ңәшләрен укып карагыз эле.
- Мөмкин кадәр күбрәк һәм ешрак елмаегыз. Коллективта, компаниядә яки үзегез генә булганда да рәхәтләнеп көлегез. Көлү – баш миендә бәхет гормоны эшләп чыгара.
- Нервлана башлавыгызны сизүгә, бер стакан су, сок яки минераль су эчегез. Йоту хәрәкәте нервларны тынычландыра.
- Көнгә бер генә тапкыр булса да үзегезне «мина ничек рәхәт бит!» дип ышандырыгыз. Сәламәт булуыгызга, яраткан кешегез, туганнарыгыз һ. б. булганга сөенегез.
Фото: inspired-by-life.ru