

*Мәсәлән, Республика клиник онкология диспансеры медицина ярдәменең югары технологияләре буенча катлаулы хирургик операцияләр үткәрә. 2026 елда биредә 2080 шундый операция үткәрү планлаштырыла, ел башыннан торакаль, абдоминаль, колопроктологик, баш-муен профиле буенча 143 операция башкарылган да инде.
*2025 елда Республика кардиоүзәгенең яңа кардиохирургия корпусы ачылгач, йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау өчен уникаль мөмкинлекләр барлыкка килде. Биредә йөрәккә һәм кан тамырларына барлык төр хирургия чаралары, шул исәптән катлаулы гибрид операцияләр, йөрәк трансплантацияләре үткәрелә. Моннан тыш, медицина ярдәме күрсәтүнең яңа юнәлешләре һәм технологияләре киләчәктә дә үсеш алачак. Шулай ук Республика кардиология үзәгендә 2025 елда 9085 коронаграфия, 1537 электрокардиостимулятор имплантациясе, 974 аортокоронар шунтированиесе һ.б. күпсанлы югары технологияле, катлаулы операцияләр үткәрелгән. 2026 елда биредә югары технологияле операцияләр үткәрүне тагын да арттыру планлаштырыла.
– Безнең Үзәк тәүлек әйләнәсенә эшли, ашыгыч һәм планлы пациентларның торышын даими контрольдә тота. Без урыннарда эшне дөрес оештырырга ярдәм итәбез. Болар – диспансер күзәтүе, дарулар белән тәэмин итүнең индивидуаль планын төзү һәм ашыгыч пациентларны маршрутлаштыру, – ди баш табиб Ирина Николаева . - Мондый шартларда безнең пациентлар тизрәк савыгачак, бу актив гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ә безнең хирурглар заманча шартларда сыйфатлы җиһазлар белән эшләп, авыру хәвефләрен киметеп, яңа хирургия ысулларын үзләштерәчәк.
Г. Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә дә нейрохирургия, травматология, торакаль, гастрохирургия, онкология һәм гинекология профильләрендә югары технологияле күпсанлы операцияләр башкарылып килә.
- Республика клиник Перинаталь үзәге 2025 елда акушерлык һәм гинекология буенча мәҗбүри медицина страховкасы нигезендә 252 югары технологияле операция үткәргән, неонатология буенча 620 югары технологияле медицина ярдәме күрсәткән. 2026 елда акушерлык һәм гинекология буенча 267 һәм неонатология буенча 640 очрак үткәрү планлаштырыла.
Башкортстанда соңгы биш ел эчендә биш дистәгә якын капиталь сәламәтлек саклау объекты төзелде, шуларның өчтән бере – югары технологияле медицина үзәкләре. Әлбәттә, бу – зур казаныш!
Фото: bashinform.ru