Сәламәтлек
25 Мая , 07:38

Сәламәтлек поездлары – халык өчен!

2019 елдан башлап, елның җылы вакытында, республика халкы арасында диагностика ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм аларның куркыныч факторларын иртә стадиядә ачыклау максатларында, апрельдән сентябрьгә кадәр, «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе үткәрелә.

Сәламәтлек поездлары – халык өчен!Сәламәтлек поездлары – халык өчен!
Сәламәтлек поездлары – халык өчен!

Акциянең төп максаты – социаль әһәмиятле һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау. Бу кан әйләнеше системасы, онкология авырулары, шикәр чире, сулыш органнары авырулары, шулай ук табиб-белгечләр тарафыннан ачыклана торган төрле патологияләр.

   2025 елда күчмә табиблар бригадалары 356 торак пунктта булган, 175 меңнән артык кабул итү һәм 40 мең тикшеренү үткәргән, 34 меңнән артык пациент кабул иткән.

   Сәламәтлек поездлары белгечләренең бурычларына:

  • халыкны диспансерлаштыруның беренче этабы күләмендә яисә медицина ярдәме күләмендә тикшерү;
  • вакцинация һәм ВИЧ-инфекциягә тест үткәрү;
  • табибларның һәм урта медицина персоналының халык белән мәгълүмати эш алып баруы һ.б. бурычлар керә.

   Мобиль комплекслар алты маршрут буенча эшли (Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьск, Стәрлетамак һәм Белорет) һәм республиканың барлык муниципаль районнарын колачлый. Табиб-белгечләр бригадасы составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.

   Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас