Сәламәтлек
25 Мая , 06:52

Беренчел медицина үсеше – иң мөһим бурыч

   Аны үстерү республика җитәкчелеге өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Башкортстан Башлыгы медицина тармагының бу юнәлеше үсешен өстенлекле бурыч дип игълан итте.

Беренчел медицина үсеше – иң мөһим бурычБеренчел медицина үсеше – иң мөһим бурыч
Беренчел медицина үсеше – иң мөһим бурыч

“Безнең кешеләр һәркайда яши һәм алар яхшы шартларда медицина хезмәтләре алу мөмкинлегенә ия булырга хокуклы”, – ди бу уңайдан Радий Хәбиров.

   2021 елда эшли башлаган «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итте. Бу максатка 5,7 млрд. сум акча юнәлдерелгәнлеге билгеле булды. Шул исәптән, федераль казна акчалары исәбенә дә 6 объект төзелгән, 9 объект капиталь ремонтланган, 134 модуль конструкциясе төзелгән, 99 берәмлек автомобиль транспорты, медицина җиһазлары сатып алынган. Боларга Аскындагы яңа поликлиникаларны, Аскар авылындагы балалар сырхауханәсен, Бакалы авылындагы поликлиниканы, Благовещенск шәһәрендәге балалар поликлиникасын, Учалы шәһәрендәге балалар поликлиникасын, Яңавыл шәһәрендәге балалар поликлиникасын кертергә мөмкин.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Гаилә» милли проектының «Ана булуны һәм балачакны саклау» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның декабрендә акушер-гинеколог кабинетлары базасында хатын-кызларның 11 консультациясе кабул итә башлады.

   Перинаталь үзәкләрне җиһазландыру өчен 2700 берәмлеккә якын медицина җиһазы (стационар һәм күчмә УЗИ аппаратлары, кольпоскоплар, феталь мониторлар һ.б.) сатып алынган.

   Киләчәктә, сабыйлар һәм аналар үлемен киметү, шулай ук халыкның репродуктив сәламәтлеген арттыру максатында һәм «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, стандарт модуль конструкцияләр кулланып, 4 хатын-кыз консультациясе ачылачак (Акъяр үзәк район хастаханәсе, Балтач үзәк район хастаханәсе, Малаяз үзәк район хастаханәсе, Караидел үзәк район хастаханәсе). Аларның гомум мәйданы 460 кв. м тәшкил итәр дип планлаштырыла.

   “Безнең бурыч – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм барлык халык өчен дә үтемле итү”, – дип ассызыклый үзенең чыгышларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.- Бу бурычны хәл итү өчен республикабыз федераль программаларның мөмкинлекләрен уңышлы куллана, шул ук вакытта үз программаларын башлап җибәрә һәм гамәлгә ашыра.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас