Сәламәтлек
25 Мая , 06:28

Бака яфрагын тозла һәм шифасын күр!

Бака яфрагының (подорожник) бик файдалы икәнен белмәгән кеше юктыр. Аны дәвалану максатында бик еш кулланалар.

Бака яфрагын тозла һәм шифасын күр!Бака яфрагын тозла һәм шифасын күр!
Бака яфрагын тозла һәм шифасын күр!

   Ул тәндәге җәрәхәтләрне төзәтә, ашказаны-эчәк һәм барлык ашкайнату тракты өчен дә бик-бик файдалы. Әлеге шифалы үләннең яфракларын бөтен жәй дәвамында жыя аласыз. Кышкылыкка киптереп әзерләүдән тыш, бака яфрагын тозлап куярга да мөмкин бит әле. Менә аны организмны дәвалау өчен дә, азыкка кушып та кулланырга була.

  • Бака яфракларын җыеп, яхшылап юарга һәм турарга да, шул яшел чималны җиңелчә генә уып изәргә кирәк. Аннары тозлык әзерләнә: 1,5 л суга нибары 2 бал кашыгы тоз салына. Тәмләткечләр – дәфнә яфрагы, сарымсак, бөртек, кара борыч, керән һ.б. тәменә карап алына.
  • Ачыту өчен кара икмәк кисәге яки бер кашык тозлы кәбестә салып җибәрергә мөмкин. Яфракларны пыяла банкага тутырып, өстенә бүлмә температурасына кадәр суынган тозлык саласың да, тозлык үләннең өстенә чыкканчы, авыр әйбер белән бастырып куясың. Аннары банканың өстен салфетка белән каплап, ике көн жылы урында тотасың. Ә соңыннан, тозлангач, суыткычта сакларга кирәк.
  • Тозлы бака яфрагын аз-азлап теләсә кайсы азыкка кушып ашарга һәм шифаланырга мөмкин. Әгәр ашкайнату трактында яки ашказанында проблемагыз бар икән, ул сезгә аеруча шифалы булачак. Шул ук вакытта ул башка күп кенә чирләрдән дә искәртү чарасы булып тора (мәсәлән, холециститтан). Ә гастриты булган кешегә бака яфрагын тозлаганда әче тәмләткечләрне салмаска киңәш ителә.
  • Фото: ru
Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас