Сәламәтлек
22 Мая , 10:10

Сөйләшмәү файдалымы?

Безнең эраның VI гасырында грек философы Пифагор мәктәбенә керү өчен кеше 5 ел буе сөйләшмәскә тиеш булган. Күңелендә тынычлык һәм гармония тәмам урнашып җиткәч кенә кеше имтихан үткән булып саналган.

Сөйләшмәү файдалымы?Сөйләшмәү файдалымы?
Сөйләшмәү файдалымы?

Безнең заман табиблары да сөйләшми тору белән гипертония, баш авыртулары, баш мие селкенү, эпилепсия һәм шизофрения кебек авыруларны дәвалап була дип саный. Моның өчен телевизор, радио, гәҗитләр һәм кеше булмаган җиргә китеп яшәргә кирәк.

   Кеше фәкать табигать күренешләре, агымсу, урман, таулар һәм... үз күңеле белән тик үзе генә калырга тиеш. Шулай булганда, 3 көндә сәламәтлекне уңай якка көйләп җибәреп була. Ә инде бер ай дәвамында «дәрвиш» булып яшәү күп проблемалардан арынырга ярдәм итә.

   Кеше табигать һәм үзенең рухи дөньясы белән япа-ялгыз калгач нишли? Беренче көннәрне ул әле инерция буенча яши: соңгы һәм үткәндәге вакыйгаларны искә төшерә, үзе белән бәхәскә керә, уйлана, дәлилли, нәрсәләрдер планлаштыра. Ләкин организмы ял итә. Соңга таба аңа тынычлык һәм шатлык килә, кеше сөйләшмичә дә үз эчке рухияте белән канәгать булуын аңлый.

   Әйткәндәй, гаиләдә савыт-саба шалтыраганда да бу ысулны файдалану ярый, ди психологлар. Бер-берсен яраткан, аңлаган кешеләр өчен сүзләр артык, бер-береңнең күз карашы да җитә. Өй тормышында гаугалар еш булганда, ата-ана белән балалар арасын нормаль хәлгә китерү өчен, берникадәр вакыт сөйләшмәүнең бер дә зыяны юк икән.

   Фото: aif.by

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас