

Табиблар еш кына аларга вакыт-вакыт, билгеле бер аралык белән, туклануны чикләп торырга киңәш итә. Мәсәлән, атнага бер мәртәбә ризык кабул итүне бик нык киметү файдалы, дип исәпли диетологлар да.
Шунысы кызык, һәр йолдызлык билгесенең чама белән генә ашар өчен үзенең көне бар икән: мәсәлән, Кучкар – сишәмбе, Үгезбозау – җомга, Игезәкләр – чәршәмбе, Кысла – дүшәмбе, Арыслан – якшәмбе, Кыз – чәршәмбе, Үлчәү – пәнҗешәмбе, Чаян – сишәмбе, Укчы – пәнҗешәмбе, Кәҗәмөгез – шимбә, Сукояр – дүшәмбе, Балык пәнҗешәмбе көнне чама белән генә тукланса, организмнары өчен күбрәк файда алачак һәм буй-сыннары да зифарак булачак икән.
Фото: sport-express.ru