

Нәрсәсе белән үзенә тарта һәм нәрсәсе белән файдалы икән соң ул? Диетологлар әйтүенчә, анда кеше организмы өчен шифалы булган бик күп витаминнар һәм микроэлементлар бар. Аеруча марганец һәм органик кислоталарга бай. Шуның белән ул башка җиләкләрдән аерылып тора.
Караҗиләкне гастриттан, буыннар сызлавыннан, тире авыруларыннан интеккәннәргә, бөеренә таш утырганнарга ашарга киңәш итәләр. Ул шулай ук күзләр өчен бик тә файдалы: күрүне шактый яхшыртырга ярдәм итә. Шулай ук кандагы шикәрне киметә, йогышлы чир кузгатучы микробларны үтерә.
Фото: na-zemle-salavata.com