

– Укучыларыбызны бик куркыттыгыз бит әле, чир башланган очракта, тизрәк диагноз куеп, аннан дәвалану мөмкинме соң?
– Тикшеренеп дәвалана башлау мәшәкате бер атнага сузылуы мөмкин. Антиботиклар биреп, гонореяны бетереп була. Дәвалауны фәкать табиб кына башкарырга тиеш! Һәр эшнең үз нечкәлекләре бар. Табиблар өчен гонорея турында язылган китаплар 200-250 биттән дә ким түгел, аларның һәрберсе төрле күзлектән чыгып язылган. Аңлагансыздыр, гонорея ул һич тә дерматовенерология проблемасы гына түгел: чир катлауланган очракларда мондый пациентларны уролог, гинеколог, офтальмолог, проктолог һәм башка белгечләр дә дәваларга тиеш була.
Безгә, яшьләр алдында гонорея турында сөйләгәндә, бик еш кына: “партнёрның чирлеме, чирле түгелме икәнлеген ничек белергә була” дигән сорауны бирәләр. Белеүебезчә, күп очракта биологик материалны лабораториядә тикшергәннән соң гына чирнең сәбәбе гонококк икәнлеген белеп була. Димәк, һәр партнёр үзенең сәламәт икәнлеген белгәч кенә, женси бәйләнешкә керергә тиеш, дип әйтер идем. Кеше хайваннардан әхлагы, мәдәнияте, өйләнешүгә бәйле гореф-гадәте белән аерыла. Кешеләрчә мәнәсәбәт булганда, адәми затта гонорея белән чирләү ялгыш кына һәм сирәк очравы мөмкин.
– Гонорея вакытында инкубация чоры күпме дәвам итә?
– Гадәттә 3-4 көн, аны тагын бер айга кадәр дә сузыла, дип язалар. Ни өчен икәнлеген аңлыйсыздыр. Димәк, чир йоккач, беренче билгеләре 3-4 көннән үк күзәтелә. Күп кеше, үзе йоктырса да, үзенең инфекцияле икәнлеген белми яши. Гонококка исә бик рәхәт, аңа ничек тә тизрәк үрчергә һәм башкаларга йогарга кирәк бит! Күп кеше акыллы һәм әхлаклы булып кына бу чирдән саклана ала.
– Нинди тикшерү ысуллары барлыгы турында да сөйләп китсәгез иде?
– Тикшерү ысулын тик табиб кына билгели. Җиңел һәм тиз юл – җенес яисә сидек юлы өстендәге лайлалы катламнан мазок алып микроскоп аша тикшерү. Бактерияләрне туклыклы мохитта үрчетеп караганда да танып була. ПЦР-ысулы да кулланыла (ПЦР – полимеразная цепная реакция), әлеге ысул төгәл диагностика өчен камилрәк дип исәпләнә. Әмма бар кешене дә ПЦР ярдәме белән тикшермиләр. Ул кыйммәт тә, мәшәкатьле дә, һәр очракта кирәк тә түгел, шулай итеп, тикшерү ысулын фәкать табиб үзе сайлый. Эрен бүленеп торып, моны микроскоптан да күреп таныганда, әлбәттә, тизрәк дәвалауны башларга кирәк. Гаиләдә ир һәм хатын бер-берсенә тугры булып, бик сирәкләр генә чирләп, күп балалар туган cоветлар дәверендә ПЦР-сыз да уңышлы ярдәм күрсәтелгән. Без, табиблар, бүген дә тырышып нәтиҗәле ярдәм күрсәтәбез.
– Мондый кызганыч хәлләрнең, нигездә, парларның бер-берсенә хыянәт итүе сәбәпле килеп туганлыгы хакында барыбыз да беләбез. Сезнең эш дәверендә гыйбрәтле хәлләр очраганы булдымы?
– Кызык та, кызганыч та булган хәлләр очрап тора инде ул. Әле күптән түгел, бюджет хисабына тикшерелеп, үзендә гонорея авыруы ачыклангач, бер хатын түләүле тикшерү узарга булган. Аңа ПЦР аша гонококк табылмады дип җавап бирелгән. Эш судка барып җиткән... Табибларга, лаборантларга закон каршында айлар дәвамында аңлатма эше алып барырга туры килгән.
Беренчедән, әйтеп узганча, яшеренеп яткан гонококкны кайчак тотып тикшерүачыклау бик авыр. Гонококк табылмагач, кеше үзен әхлакый яктан саф, пакъ итеп күрсәтергә тели. Бу очракта, иң яхшысы: гонококк тапканлыкка өстенлек биреп, кешене тизрәк дәваларга ашыгырга кирәк дип уйлыйм. Лабораторияләр хәзер элеккедән дә үзаллырак, чөнки күп очракта биологик материалны дәвалыйсы урында алалар һәм аны икенче медицина оешмасында урнашкан үзәк лабораториядә тикшерәләр. Диагноз куйганда, гонококк микробы табылудан тыш, лайлалы тышчада, әгъзаларда ялкынсыну билгеләре исәпкә алына. Шик булганда, кабаттан лаборатор анализ ясау тәкъдим ителә.
– Гонореядан саклану чаралары нинди?
– Презерватив куллану хатын-кызларны да, ир-атларны да гонорея йогудан саклый. Инде презерватив кулланылмаганда куркынычны 10 тапкырга киметә алган чаралар бар: уретраны, сиеп юдырганнан соң, антисептик – Мирамистин эремәсе (0,01 %) яисә хлоргексидин биглюконатының 0,05 процентлы эремәсе белән эшкәртәләр. Бу эремәләр даруханәдә кирәкле микъдарда махсус әзерләнгән килеш сатыла. Бу мәтдәләрне еш кулланырга кирәкми, югыйсә, аларның кирәкле микробларны да юк итеп, башка чирләр йогуга китерүе мөмкин.
Антисептик яисә сабын белән булса да җенес әгзаларын, ботның эчке ягын юалар, эчке киемне алыштыралар. Әлеге чаралар шундый ук дәрәҗәдә җенси юл аша йогучан кайсыбер башка инфекцияләрдән дә саклый (мәсәлән, сифилистан, трихомониаздан һ. б.).
*Йокканның беренче ике сәгатендә шулай саклану нәтиҗәлерәк. Соңгарак калганда, өмет кими төшсә дә, биш сәгать эчендә бу чараларны уздыру урынлы булыр.
*Презерватив даруханәдән алынган булырга тиеш, чөнки алар даруханәдә генә тиешле шартларда саклана.
*Беренче профилактик ярдәмне алу өчен тиз үк медикларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә. Микробларның үрчүен туктату өчен, антибиотиклар белән дәвалау да дөрес, тик моны фәкать табиб кына билгеләргә тиеш.
Вакытында дәвалану – үзе үк профилактиканың бер төре. Күпчелек очракта медицина ярдәме күрсәтү бюджет, яисә ФОМС хисабына башкарыла. Поликлиникада дәваланганда кайсыбер даруларны үз акчаңа сатып алырга да туры килүе бар.
Нык оялган, чирләве турында яшереп калырга теләгән очракта, аерым номер астында аноним тикшеренеп дәвалану да мөмкин. Монысы инде тулысынча түләүле, ягъни пациент хисабына башкарылачак.
Гонококк кеше организмыннан тыш озак яши алмый, ул үзенең үрчү һәм йогу сәләтен тиз вакыт эчендә югалта. Шулай да чирнең шәхси әйберләр аша йогуы мөмкин, монда инде саклану чараларына игътибарлы булу мөһим: гигиена әйберләре һич тә уртак булырга тиеш түгел. Бер ванна эчендә юыну да хәвефле.
– Тулысынча саклану чарасы бармы?
– Җенси юл аша йогучан чирләр саны 30дан (!) артык. Алардан саклануда өйләнешкәнче секстан тыелу – иң мөһим чара. Тыелу ныклы гаилә төзергә, сәламәтрәк балалар табарга мөмкинлек бирә. Без Җир йөзендә 500дән артык саналган приматлар төренең тик берсе генә. Адәми затка, акыллы һәм сау-сәламәт кеше булып калу өчен, өйләнешкәнче секстан тыелып тору һәм ышанычлы гаилә кору кирәк. Планетабызга игътибар итегез әле: секстан кирәгенчә урынлы тыела белгән халыкларның гаиләләре дә ныклырак, сәламәт балалары
да бар, тормышлары да матур, сәламәтлекләре дә яхшырак, актив гомерләре дә озын!
– Марат Мансур улы, “Өмет” укучылары, бигрәк тә яшьләр, Сез сөйләгәннәрне искә алырлар дип ышанабыз. Бу бит һәркем белергә тиешле киңәшләр. Әйтегезче, венерик чирләрдән саклану турындагы белемнәрне яшьләребезгә кемнәр тапшырырга бурычлы дип уйлыйсыз?
– Бер-береңә чир йоктырмау әлеге шул тәрбия мәсәләсенә кайтып кала дияр идем. Кече яшьтән үк малай белән кызларны берберсен хөрмәт итәргә өйрәтәләр. Урта сыйныфларда мәктәптә җенси әгъзаларның анатомиясен, физиологиясен, гигиенасын укыталар. Мәктәпне тәмамлау алдыннан венерик чирләрдән саклану чаралары “Хәвефсезлек дәресләре” программасында мәҗбүри рәвештә каралган. Уку йортларында дәресләрдән тыш аңлату эшенә шулай ук табибларны да җәлеп итәләр. Секс гигиенасы турындагы фәнни профилактик белемне укытучылар һәм тәрбиячеләр, әлбәттә, һәр укучыга җиткерергә бурычлы.
Саламәт булып калу өчен, бары тик гүзәл зат һәм дәртле ир булу гына җитми, ә шулай ук аек акыл һәм белем дә кирәк. Примат булсак та, “Гомо сапиенс” – “Акыллы кеше” исемен йөртү кирәк. Моның өчен күпне белү, мәдәниятле булу, гаилә кору гореф-гадәтләренә хыянәт итмичә яшәү таләп ителә.
Гөлара АРСЛАНОВА әңгәмәләште.
Шушы көннәрдә 2026 елда "Елның иң яхшы табибы» исеменә бөтенрусия конкурсының республика этабында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. иңиңнәр арасында хөрмәтле авторыбыз Марат Хәйдаровның да булуы безнең өчен зур куаныч китерде.
“Иң яхшы табиб-невролог” номинациясендә Марат Мансур улы икенче урынны яулаган.
Бар гомерен кешеләр саулыгын саклауга багышлаган билгеле шәхесебезне чын йөрәктән кайнар котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез.