3 пыяла шешә алыгыз да һәрберсенә 2 шәр стакан коры чәчәк тутырыгыз, өсләренә башта кайнаган салкын су (һәр шешәгә 100 г), аннан соң аракы яки көмешкә, яки спирт (шешә саен 300 г) салыгыз. Шешәләрне тыгыз итеп бөкеләп, 10 көн төнәтегез. Төнәтмәне сөзәргә кирәкми. Ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчегез.
Сарымсак белән суган – йөз чирдән дәва
Сарымсак малларны дәвалауда да ярдәмче.
Мәсәлән, бозауның эче киткәндә спиртлы төнәтмә әзерлиләр. 1 литр спиртка 200 грамм вакланган сарымсак салып, бүлмә җылылыгында 12-көн тотарга. Бозауның гәүдә авырлыгының 1 килосына 0,3-0,5 миллилитр исәбеннән алынган төнәтмәне 4 тапкыр күбрәк күләмдәге кайнаган суга кушарга. Сарымсак төнәтмәсен угыз сөте яки гади сөт эчертер алдыннан көненә 2-3 тапкыр бирергә.
Төнәтмәне дөрес әзерләү мөһим. Сарымсакны ваклап турыйлар, тиешле күләмдә су кушалар һәм кайнап торган су мунчасында 15 минут җылыталар да 45-60 минут суытканнан соң, сыгалар. Аннары төнәтмәгә кайнаган су өстәп, баштагы күләмгә җиткерәләр.
Шулай ук төнәтмә әзерләүнең салкын ысулын да файдаланырга була. Әлеге очракта аны кимендә 4 сәгать дәвамында төнәтергә кирәк. 1:50 нисбәтендә уылган сарымсак яки суганны 0,85 процентлы аш тозы эремәсе белән кушып болгатырга һәм үлекле җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланырга була. Әзер ботканы марляга яхшы сеңәрлек итеп салалар һәм ярага куеп бәйлиләр.
Ашказаны һәм эчәкләрне дәвалау өчен суган төнәтмәсе ясыйлар. 2 литр кайнаган суга 200 грам уылган суган салып болгаталар. Суган төнәтмәсенең һәрвакыт яңасын әзерләү яхшы. Эчәк эшчәнлеге бозылган вакытта суган кабыгыннан кайнатып ясалган төнәтмә кулланырга мөмкин. Аны 150-300 миллилитр күләмендә, бер сәгать аралык белән, көненә 4 тапкыр эчерәләр.