Бер яктан, тамырын корытып булмаган чүп үләне булса, икенче яклап зур шифалы үлән бит ул тузганак. Менә әле аның чәчәкләрен җыеп кайнатма ясар вакыт. Бу файдалы кайнатма А, С, Е, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, тимергә бай. Ул организмга көч бирә, матдәләр алмашын яхшырта, буыннарны ныгыта, токсиннарны чыгара, аппетитны җайга сала, җиңелчә эчне йомшарта, үт суын куу үзенчәлегенә ия.
Табигатьнең саф һавалы, чиста сулы урыннарда үскән 300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз. Бер тәүлектән соң чәчәкләрне сыгып алабыз. Шуннан аларны 0,5 литр эссе суга салып, 15-20 минут кайнатып алабыз. Шуңа 1 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы өстәп бутыйбыз, 1-2 лимонны ваклап салабыз. Лимонны бу кайнатмага кабыгы белән салсак та бик яхшы була. Бу массаны талгын гына утта 5-7 минут кайнатабыз. Ул бал сыман сары төскә керә. Шуннан соң уттан алып суытабыз, сөзәбез. Сыек кайнатманы тагын
1-2 минут кайнатып алабыз.
Суынгач тәмле һәм ифрат шифалы кайнатма әзер була.