Кан басымы югары булу (гипертония)
Авыруның башлангыч чорында кабыклары белән лимон, әфлисун, грейпфрут ашау бик файдалы.
Әлеге төнәтмә дә кан басымын тезгенләргә ярдәм итәчәк: кабыгы белән 3 лимон һәм 5 баш сарымсакны турагыз, 3 литрлы пыяла савытка салыгыз да, шуны җылы су белән тутырыгыз. Катнашма өскә калкып чыгар, ул аска утыргач, сыеклыкны иртәнге якта 0,5 стакан чамасы эчегез.
1 стакан кишер сутын, 1 стакан торма сутын, 1 лимон сутын һәм 1 стакан балны кушыгыз. Ашарга 1 сәгать кала яисә ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, көнгә 2-3 тапкыр берәр аш кашыгы кабыгыз. Дәвалану вакыты - 2 ай. Катнашманы әйбәтләп ябыла торган пыяла савытта салкын урында саклагыз.
Грейпфрутны теләсә нинди рәвештә көн саен кулланыгыз — анда калий күп, ә ул — югары кан басымын һәм баш миенә кан савуны булдырмау чарасы.
2 стакан лимон кабыгына 2 стакан су салыгыз, ябык савытта сүрән утта 30 минут кайнатыгыз, 10 минут төнәтегез, сөзегез, ашарга 0,5 сәгать кала көнгә 3 тапкыр яртышар стакан эчегез.
Югары кан басымыннан интегүчеләргә тәүлеккә 3-4 тапкыр кабыгы белән яртышар лимон ашау файдалы.
Лимон йә әфлисун кабыгын бал белән теләсә нинди күләмдә кушыгыз. Ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 1 бал кашыгы кабыгыз.
Кан тамырлары бик начар булган авыруларга иртән 1 аш кашыгы мүк җиләге ашарга кирәк.
Кан басымы түбән булу (гипотония)
Женес бизләренең эшчәнлеге тукталган чорда, кан басымы түбән булганда, 50 г кыздырылган һәм төелгән кәһвә бөртекләре, 0,5 кг бал һәм 1 лимон суты кушылмасын ашаганнан соң 2 сәгать үткәч 1 бал кашыгы кабул итегез. Катнашманы суыткычта саклагыз.