Кимерүчеләр куркынычы
Башкортстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Казак әйтүенчә, җылылык башлангач, кимерүчеләр – тычкан бизгәге китереп чыгаручылар активлаша. Башкортстан – бу куркыныч инфекциянең табигый үзәкләренең берсе. 2025 елда, коры көз һәм актив авыл хуҗалыгы эшләренә бәйле, бөер синдромлы геморрагик бизгәк очраклары артты. 2026 елда тугыз районда һәм Октябрьский шәһәрендә кимерүчеләр саны арту фаразлана, бу авыру очракларының артуына китерергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, кимерүчеләрдән эшкәртү 14 апрельдә башланган һәм май ахырына тәмамланырга тиеш.
Талпаннар йокламый
Энцефалит һәм боррелиозга дучар булган талпаннар куркынычы да җитди. Республикада 42 территория талпан энцефалиты буенча уңайсыз санала. Ел саен 10 меңнән артык кеше талпан тешләүдән интегә, аларның өчтән бере – балалар. Анна Казак әйтүенчә, узган сезонда 14 энцефалит һәм 24 боррелиоз очрагы теркәлгән. 2026 елда беренче мөрәҗәгатьләр 27 мартта ук башланган, ә май уртасына ярдәм сорап 2100 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Халыкны саклау өчен 2200 гектардан артык мәйдан эшкәртелгән, шул исәптән парклар, скверлар һәм балалар лагерьлары. Барлыгы 5000 гектарга якын мәйданны эшкәртү планлаштырыла.