Сәламәтлек
15 Мая , 16:25

Тозлы ашама, озак яшәрсең...

27 яшьтән соң баш мие картая башлый...

27 яшьтән соң баш мие картая башлый...

Галимнәр баш миенең кайчан картая башлавы турында күптән уйланганнар. Вирджиния Университеты (АКШ)
белгечләре үткәргән тикшеренү көтелмәгән җавап бирә. Баш мие картаю процессы 27 яшьтә башлана, шул ук вакытта аның мөмкинлекләренең иң югары ноктасы 22 яшькә туры килә. Ә гомер буена алган белемнәр уртача 60 елга кадәр саклана.

Тоз кан тамырларына зыян китерә

Галимнәр инде күптән кулланган тоз күләмен көненә нибары 3 граммга киметсәң, йөрәк-кан тамырлары авырулары (бигрәк тә инсульт һәм инфаркт) үсеше ихтималы яртылаш кимеячәк дигән нәтиҗәне белдерә.
Кайбер илләр бу юнәлештә күптән эшли дә башлаган инде. Мәсәлән, Финляндиядә узган гасырның 70 нче елларында ук көн саен тоз куллануны 12 граммнан 9 граммга кадәр киметергә өндәгән мәгълүмати кампания башланган. Һәм тиздән табиблар уңай нәтиҗәгә дә киләләр: илдә йөрәк ишемиясе һәм инсульт белән авыручылар саны 75% ка һәм 80% ка кимегән. Һәм, иң мөһиме, гомер озынлыгы 5-6 елга арткан.


Чәй диабеттан булыша

Кара чәй эчү диабет үсешен кисәтергә сизелерлек ярдәм итә. Моны Данди шәһәрчегендәге (Бөекбритания) Шотландия университеты галимнәре ачыклаган. Кара чәйдәге актив полифеноллар инсулин ролен уйный ала икән, ул диабет белән авыручы кешегә бик кирәк. 2 нче типтагы диабет очрагында (бу очракта авыру куркынычы пациент яше белән арта) кара чәй иң нәтиҗәлесе.


Тешләр өчен стресс куркыныч

Цюрих университеты (Швейцария) галимнәре стресс тешләр өчен куркыныч булуын ачыклаганнар. Көтелмәгән бу бәйлелекне психологлар һәм теш табиблары җентекләп өйрәнгән. Илле студентны ике төркемгә бүлеп, беренче төркем бер ай дәвамында катлаулы сессиягә әзерләнә, ә икенче төркемдә катнашучылар гадәти дәресләргә йөргән. Сессия алдыннан булган стресс теш һәм урт торышына тискәре йогынты ясаган. Беренче төркемдәге барлык студентларның да авыз куышлыгы начарланган, ә алтысының уртлары шешкән. Икенче төркемдәгеләрнең исә тешләре сәламәт калган. Галимнәр фикеренчә, стресс вакытында кешеләр тешләрен ешрак кыса, бу авыз куышлыгының сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.


Безгә ник салкын тия?

Кешенең тиресе җылыга караганда салкынга сизгеррәк. Бу тиренең бер квадрат сантиметрына салкынны кабул
итүче нерв очлары уртача 12-15 сизгер нокта, ә җылылыкны кабул итүче бары тик 2 нокта туры килүе белән аңлатыла. Хәтта җәйге үтәли җил дә томауга, төчкерүгә һәм җитдирәк нәтиҗәләргә китермәсен өчен чыныгу кирәк.
Безнең тәнебез – микроблар өчен шәп тулай торак. Организмның саклау көче аларның үрчүен тоткарлый. Тик менә ниндидер көчле йогынты нәтиҗәсендә, мәсәлән, шул ук салкыннан саклау көче кими һәм авыру тудыручы
микроблар активлаша. Бу хроник авыруларның (ринит, тонзиллит, отит яки ангина) кискенләшүенә, хәтта сидек куыгы һәм бөерләрнең ялкынсынуына китерергә мөмкин.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас