

*Мәсәлән, әгәр баш атнага ике тапкырдан артык авыртса, әгәр дә сез аена ун көннән артык авыртуны баса торган дарулар эчәргә мәҗбүр булсагыз, әгәр гадәти авырту үз характерын яки ешлыгын үзгәртсә — болар барысы да озакка сузмый невролог белән киңәшергә сәбәп барлыгы хакында искәртә.
*Авыртыну һәрвакыт тормыш сыйфатын начарайта: мәсәлән, сез эшегезне калдырасыз яки аны сыйфатлы итеп башкара алмыйсыз, гадәттәге активлыктан баш тартасыз, ә гади дарулар инде ярдәм итми башлады. Соңгы очракта еш кына абузус, ягъни даруга бәйле, баш авыртуы формалаша. Бу инде аарадоксаль халәт, ягъни аның вакытында авыртуны баса торган препарат үзе үк... хроник авыртуга сәбәп була.
Нәтиҗәле дәвалау һәрвакыт төгәл диагностикадан башлана. Табиб анамнезны җентекләп җыяр һәм, кирәк булганда, баш миен МРТга төшерүгә һәм өстәмә тикшеренүләргә юллама бирер.
Фото: ufa.mrtexpert.ru