Сәламәтлек
6 Май , 05:34

Сәламәт булсаң – тормыш матур

Шулай дип исәпләгән халкыбыз борын-борыннан ук. Соңгы елларда сәламәтлекнең кадере аеруча артты кебек. Чөнки сәламәт булганда гына тормыш матур күренә һәм адәм баласы үз алдына куйган максатларына ирешә ала.  

Сәламәт булсаң – тормыш матурСәламәт булсаң – тормыш матур
Сәламәт булсаң – тормыш матур

Русия дәүләте сәламәтлек саклау тармагына игътибарны моңа кадәр күрелмәгән темпларда арттыра бара. Шулай ук Башкортстаныбызда да саулык саклау өлкәсенә игътибар елдан-ел үсә. Бу, әлбәттә, куанычлы хәл.

                          Беренчел медицина үсеше – иң мөһим бурыч

   Аны үстерү республика җитәкчелеге өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Башкортстан Башлыгы медицина тармагының бу юнәлеше үсешен өстенлекле бурыч дип игълан итте. “Безнең кешеләр һәркайда яши һәм алар яхшы шартларда медицина хезмәтләре алу мөмкинлегенә ия булырга хокуклы”, – ди бу уңайдан Радий Хәбиров.

   2021 елда эшли башлаган «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проектын гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итте. Бу максатка 5,7 млрд. сум акча юнәлдерелгәнлеге билгеле булды. Шул исәптән, федераль казна акчалары исәбенә дә 6 объект төзелгән, 9 объект капиталь ремонтланган, 134 модуль конструкциясе төзелгән, 99 берәмлек автомобиль транспорты, медицина җиһазлары сатып алынган. Боларга Аскындагы яңа поликлиникаларны, Аскар авылындагы балалар сырхауханәсен, Бакалы авылындагы поликлиниканы, Благовещенск шәһәрендәге балалар поликлиникасын, Учалы шәһәрендәге балалар поликлиникасын, Яңавыл шәһәрендәге балалар поликлиникасын кертергә мөмкин.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Гаилә» милли проектының «Ана булуны һәм балачакны саклау» төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елның декабрендә акушер-гинеколог кабинетлары базасында хатын-кызларның 11 консультациясе кабул итә башлады.

   Перинаталь үзәкләрне җиһазландыру өчен 2700 берәмлеккә якын медицина җиһазы (стационар һәм күчмә УЗИ аппаратлары, кольпоскоплар, феталь мониторлар һ.б.) сатып алынган.

   Киләчәктә, сабыйлар һәм аналар үлемен киметү, шулай ук халыкның репродуктив сәламәтлеген арттыру максатында һәм «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, стандарт модуль конструкцияләр кулланып, 4 хатын-кыз консультациясе ачылачак (Акъяр үзәк район хастаханәсе, Балтач үзәк район хастаханәсе, Малаяз үзәк район хастаханәсе, Караидел үзәк район хастаханәсе). Аларның гомум мәйданы 460 кв. м тәшкил итәр дип планлаштырыла.

   “Безнең бурыч – медицина ярдәмен югары сыйфатлы һәм барлык халык өчен дә үтемле итү”, – дип ассызыклый үзенең чыгышларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу бурычны хәл итү өчен республикабыз федераль программаларның мөмкинлекләрен уңышлы куллана, шул ук вакытта үз программаларын башлап җибәрә һәм гамәлгә ашыра.

                              Югары технологияле медицина ни хәлдә?

   Медицина ярдәменең югары технологияле төрләрен, шул исәптән хирургик ярдәмен, республиканың берничә эре медицина учреждениеләре күрсәтә.

   *Мәсәлән, Республика клиник онкология диспансеры медицина ярдәменең югары технологияләре буенча катлаулы хирургик операцияләр үткәрә. 2026 елда биредә 2080 шундый операция үткәрү планлаштырыла, ел башыннан торакаль, абдоминаль, колопроктологик, баш-муен профиле буенча 143 операция башкарылган да инде.

   *2025 елда Республика кардиоүзәгенең яңа кардиохирургия корпусы ачылгач, йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау өчен уникаль мөмкинлекләр барлыкка килде. Биредә йөрәккә һәм кан тамырларына барлык төр хирургия чаралары, шул исәптән катлаулы гибрид операцияләр, йөрәк трансплантацияләре үткәрелә. Моннан тыш, медицина ярдәме күрсәтүнең яңа юнәлешләре һәм технологияләре киләчәктә дә үсеш алачак. Шулай ук Республика кардиология үзәгендә 2025 елда 9085 коронаграфия, 1537 электрокардиостимулятор имплантациясе, 974 аортокоронар шунтированиесе һ.б. күпсанлы югары технологияле, катлаулы операцияләр үткәрелгән. 2026 елда биредә югары технологияле операцияләр үткәрүне тагын да арттыру планлаштырыла.

      – Безнең Үзәк тәүлек әйләнәсенә эшли, ашыгыч һәм планлы пациент­ларның торышын даими контрольдә тота. Без урыннарда эшне дөрес оештырырга ярдәм итәбез. Болар – диспансер күзәтүе, дарулар белән тәэмин итүнең индивидуаль планын төзү һәм ашыгыч пациентларны маршрутлаштыру, – ди баш табиб Ирина Николаева  . - Мондый шартларда безнең пациентлар тизрәк савыгачак, бу актив гомер озынлыгын арттырырга мөм­кинлек бирәчәк, ә безнең хирурглар заманча шартларда сыйфатлы җиһазлар белән эшләп, авыру хәвефләрен киметеп, яңа хирургия ысулларын үзләштерәчәк.

   Г. Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә дә нейрохирургия, травматология, торакаль, гастрохирургия, онкология һәм гинекология профильләрендә югары технологияле күпсанлы операцияләр башкарылып килә.

- Республика клиник Перинаталь үзәге 2025 елда акушерлык һәм гинекология буенча мәҗбүри медицина страховкасы нигезендә 252 югары технологияле операция үткәргән, неонатология буенча 620 югары технологияле медицина ярдәме күрсәткән. 2026 елда акушерлык һәм гинекология буенча 267 һәм неонатология буенча 640 очрак үткәрү планлаштырыла.

   Башкортстанда соңгы биш ел эчендә биш дистәгә якын капиталь сәламәтлек саклау объекты төзелде, шуларның өчтән бере – югары технологияле медицина үзәкләре. Әлбәттә, бу – зур казаныш!

                                      Сәламәтлек поездлары – халык өчен!

   2019 елдан башлап, елның җылы вакытында, республика халкы арасында диагностика ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм аларның куркыныч факторларын иртә стадиядә ачыклау максатларында, апрельдән сентябрьгә кадәр, «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе үткәрелә.

   Акциянең төп максаты – социаль әһәмиятле һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау. Бу кан әйләнеше системасы, онкология авырулары, шикәр чире, сулыш органнары авырулары, шулай ук табиб-белгечләр тарафыннан ачыклана торган төрле патологияләр.

   2025 елда күчмә табиблар бригадалары 356 торак пунктта булган, 175 меңнән артык кабул итү һәм 40 мең тикшеренү үткәргән, 34 меңнән артык пациент кабул иткән.

   Сәламәтлек поездлары белгечләренең бурычларына:

  • халыкны диспансерлаштыруның беренче этабы күләмендә яисә медицина ярдәме күләмендә тикшерү;
  • вакцинация һәм ВИЧ-инфекциягә тест үткәрү;
  • табибларның һәм урта медицина персоналының халык белән мәгълүмати эш алып баруы һ.б. бурычлар керә.

   Мобиль комплекслар алты маршрут буенча эшли (Уфа, Дуван, Нефтекама, Октябрьск, Стәрлетамак һәм Белорет) һәм республиканың барлык муниципаль районнарын колачлый. Табиб-белгечләр бригадасы составына терапевт, хирург, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, офтальмолог, уролог, невролог, стоматолог, эндокринолог һәм башкалар керә.

   2026 елга маршрутлар.

   Сәламәтлек поездлары, теге яки бу территорияләрдә ешрак очраучы чирләр  дәрәҗәсенә карап, төрле модульләр белән комплектлана. 2026 елда Сәламәтлек поезды йөриячәк маршрутлар шушы көннәрдә игълан ителәчәк.

  Рамка                      

                 Заманча медицина ярдәмендә коткару тарихлары:

   * Салават районыннан 35 яшьлек ир-егеттә ашказаны өстендәге тахикардия табылган. Пациент табибларга йөрәк тибеше өянәгенә зарланып мөрәҗәгать иткән булган. Тикшерү үткәрелгәннән соң табиб анда ашказаны өстендәге тахикардия барлыгын ачыклый һәм республика кардиоүзәгенә юллама бирә, анда исә диагноз раслана. Пациентның йөрәгенә электрофизиологик тикшерү һәм радиочастоталы абляция үткәрәләр, шул ук вакытта дәвалау терапиясе билгелиләр. Бу очрак йөрәк ритмының җитди тайпылышлары хәтта әлегә кадәр патология билгеләре сизелмәгән яшьләрдә дә барлыкка килергә мөмкин булуын күрсәтә.

  * Учалы районында яшәүче бер иркәйгә, эхокардиографик тикшеренү нәтиҗәләрен анализлаганнан соң, критик митраль стенозы диагнозы куела. Пациентны ашыгыч рәвештә республика кардиология үзәгенә җибәрәләр, шул ук көнне аңа операция ясыйлар. Менә шулай итеп, үзвакытында диагностикалау аркасында, авыруга медицина ярдәме күрсәтелә.

Фото: api.bashinform.ru

                                                          Гөлара Арсланова.

 

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас