Сәламәтлек
29 Апреля , 04:00

Зарарлы шартлар күп әле

Башкортстанстат мәгълүматлары буенча, 2025 елда республикада зарарлы һәм (яисә) куркыныч хезмәт шартларында эшләүчеләр саны 107,7 мең кеше тәшкил иткән.

Зарарлы шартларда эшләүчеләрнең иң зур өлеше – тармак хезмәткәрләренең гомуми санының 47,4 проценты – файдалы казылмалар чыгаруда хезмәт сала икән. Югары күрсәткечләр шулай ук эшкәртү өлкәсендә (42,9%), төзелештә (34,7%), су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә (26,8%), шулай ук авыл һәм урман хуҗалыгында (26,0%) теркәлгән.


Компенсацияләр алырга барлык 107,7 мең кеше дә хокуклы. Иң киң таралган ташламалар булып мәҗбүри медицина тикшерүе (хезмәткәрләрнең гомуми саныннан 33,2 процент), югары хезмәт хакы (32,2 процент), картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү (17,2 процент) һәм еллык өстәмә отпуск (16,2 процент) санала. Хезмәткәрләрнең 10 проценты бушлай сөт яки шуңа тиң ризыклар ала.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас