Сәламәтлек
24 Апреля , 09:10

Йокы бозылган очракта нишләргә?

Караватны йокы һәм секс өчен генә куллану мөһим.

Йокы бозылган очракта  нишләргә?Йокы бозылган очракта  нишләргә?
Йокы бозылган очракта нишләргә?

*Караватны йокы һәм... секс өчен генә куллану мөһим. Әгәр йоклап булмый икән – 15 минуттан артык йокысыз ятмаска. Әгәр 15 минут эчендә йоклап булмаса, ниндидер эшләр белән шөгыльләнергә мөмкин (мәсәлән, савыт-саба юу). Ләкин бу һичшиксез нерв системасын кузгатмый торган мәшәкатьле, ялыктыргыч шөгыль булырга тиеш.

   *Салкынча бүлмәдә йокларга кирәк. Йокы бүлмәсе алдан ук җилләтелергә һәм анда бик-бик караңгы булырга тиеш — зәңгәр яктылык чыганаклары (электр приборларындагы индикаторларга кадәр) булмасын! Зәңгәр яктылык чыганаклары гипофиз эшенә начар тәэсир итә һәм йокы гормоны эшләп чыгаруны киметә. Йокларга 2 сәгать кала гаджетларны (телефон, компьютер, телевизор һ.б.) кулланмаска кирәк. Кичке вакытта барлык гаджетларны «борчымаска» режимына күчерегез.

   *Көн дәвамында кеше физик яктан арырга тиеш. Бу бигрәк тә көн буена компьютер артында утырып эшләүчеләр өчен мөһим. 30 минут булса да организмга аэробик көчергәнеш бирергә кирәк, ләкин бу – йокларга берничә сәгать кала! Әгәр инде бу авыр физик эш булса, ул тәүлекнең якты вакытында булырга тиеш.

   * Ашаудан һәм алкоголь кулланудан тыелу мөһим. Йоклар алдыннан, ике сәгать алдан булса да, организмга ял итәргә мөмкинлек бирү өчен кирәкле гамәл бу.

Фото: sviscge.by/archives/

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас