Сәламәтлек
24 Апреля , 17:00

Яшертен дошман

25 мартта РФ Премьер-министр урынбасары Денис Мантуров җитәкчелегендәге комиссия Русиядә электрон сигаретлар, вейплар, аларны тутыру өчен сыекчалар җитештерүне, импортлауны һәм тартуны тулысынча тыю турында карар кабул итте.

Комиссия карар кабул иткәннән соң киләсе адым закон проекты әзерләү булачак. Мондый тәкъдимнәр гадәттә раслана, чөнки комиссиягә Федераль һәм төбәк ведомстволары җитәкчеләре керә. Бу очракта Сәламәтлек саклау, икътисад үсеше һәм финанс министрлары бер фикергә килделәр. Башта әлеге комиссия утырышында вейп сату урыннарына, бигрәк тә ваклап сату урыннарына тикшерү һәм күзәтчелек итүне көчәйтергә кирәклеге турында фикер алышу планлаштырылган иде. Ләкин, ахыр чиктә, комиссиянең барлык әгъзалары да сатуны тулысынча тыярга килештеләр. Тыелган җайланмалар исемлеге (аларга вейплар һәм электрон сигаретлар гына түгел, ә мөгаен, электрон кальяннар да керәчәк) җәмәгать фикер алышуыннан соң расланачак.


Мәсьәлә күптән игътибар үзәгендә. 2023 елның апрелендә Владимир Путин балигъ булмаганнарга вейп сатуны тыючы законга кул куйды. “Гражданнарның сәламәтлеген икенчел тәмәке төтененнән саклау, тәмәке куллану яки никотин булган продуктларны куллану нәтиҗәләре” турындагы законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә 18 яшькә кадәрге кешеләргә бернинди вейп та сатыла алмый, диелә. Вейпларны тулысынча тыю турындагы фикер алышулар 2023 елның май аеннан алып дәвам итә. Закон чыгару дәрәҗәсендә вейп һәм электрон сигаретларны тыю буенча беренче зур омтылыш 2024 елның 31 маенда ясалды. Закон проектын Дәүләт Думасының барлык партияләре берлектә әзерләде.


Кызганычка каршы, Русия Хөкүмәте “концептуаль төзәтү кирәк” дип, закон проектын кире какты. Янәсе, тулысынча тыю законсыз әйләнешнең артуына китерергә мөмкин.


Икенче омтылыш 2024 елның ахырында булды. Бу юлы вейплар һәм электрон сыеклыкларны күпләп һәм ваклап сатуны тулысынча тыю турында яңа закон проектын КПРФ тәкъдим итте. Парламент рәисе Вячеслав Володин бу инициативаны сәламәтлек саклау комитетына тәкъдим итте. Ләкин бу закон  проекты да беренче укылыштан ук үтмәде. Безнең Башкортстан парламенты депутатлары исә бу тәкъдимне һәрчак хуплап, вейплар сатуны тулысынча тыю ягында булдылар.


2025 елның февраль аенда Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен, никотинлы продукцияне куллану өчен җайланмаларны, аларны җитештерү буенча чималны, кальяннарны, электрон сигаретларны кабат саткан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләү турында закон кабул итте. “Бүгенге көндә балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен саткан өчен административ җаваплылык кына билгеләнгән. Шул ук вакытта соңгы елларда мондый сату саннары арта гына бара. Яшүсмерләр арасында аеруча популяр булган һәм балалар сәламәтлегенә зур зыян салган вейплар торган саен күбрәк тарала. Күрәсең, гамәлдәге җаваплылык чаралары җитәрлек түгел һәм тиешле нәтиҗә күрсәтми”, – дип чыгыш ясады ул вакытта Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина.


Әйе, соңгы елларда яшьләребезнең вейп һәм электрон сигаретларга күчә баруы күпләрне борчуга сала килде. Алай гына да түгел, инде күптән чаң сугар вакыт та җитте. 2025 елның 10 декабрендә “Гадел Русия” партиясе алда әзерләнгән проектка тагын өстәмәләр кертеп, вейп һәм электрон сигаретлар сатуны тулысынча тыю кирәклеген искәртеп Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать итте. Парламент рәисе депутатларның күпчелеге бу закон проектына уңай карашта икәнлеген белдерде. Сүзләренә куәт итеп, ул социаль челтәрләрдә үзе үткәргән сораштыру нәтиҗәләрен дә китерде. “Социаль челтәрләрдә мин махсус сораштыру үткәрдем. Анда 260 мең кеше катнашты. Шуларның 74 проценты вейп һәм электрон сигаретлар сатуны тулысынча тыю яклы”, – дип белдерде ул.


Дәүләт Думасы депутаты һәм “Аек Русия” проекты җитәкчесе Солтан Хәмзаев 2023 елдан алып журналистлар белән берлектә вейп һәм электрон сигаретлар сату нокталарында даими рейдлар уздырып, андагы хилафлыкларны ачыклау өстендә һәм аларны сатуны тулысынча тыю буенча каты көрәш алып бара.


“Журналистлар белән чираттагы рейд барышында күпләп контрафакт продуктлар булуы ачыкланды һәм сатудан алынды. Болар барысы да безнең яшьләребезне боза, шуңа күрә без аларны сату һәм җитештерүне тулысынча тыю өчен көрәшергә тиешбез. Бүген электрон сигарет куллануны эпидемия дип атарга мөмкин. Ни кызганыч, алар элеккечә 10 һәм 11 сыйныф укучыларына гына түгел, ә 5 һәм 6 сыйныф балаларына да тәэсир итә башлады. Кыз балаларның аны күпләп куллануы бөтенләй борчуга сала. Балаларыбыз һәм яшь буын сәламәтлеге милли куркынычсызлык мәсьәләсе икәнен истән чыгармыйк. Соңгы елларда без туымны арттыру турында кайгыртабыз, ә туган балаларны саклый алмыйбыз.


2026 елның 1 мартыннан Пермь краенда вейплар һәм электрон сигаретлар сатуны бөтенләй тыю буенча закон гамәлгә керде. Әгәр дә без ил күләмендә мондый законны кабул итә алмыйбыз икән, аны төбәкләрнең үз карамагына куярга кирәк. Алар, кирәк булганда, төбәк җәмәгатьчелеге таләбе буенча вейп һәм электрон сигаретлар сатуны бөтенләй тыя алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Бик күп илләрдә аның яшертен дошман икәнлеген аңладылар һәм тыйдылар. Соң булса да, безгә дә аңлар вакыт җиткәндер”, – дип ассызыклады депутат.


Бу – дөньякүләм мәсьәлә. 2024 елга вейп һәм электрон сигаретлар сатуны чикләү тулысынча тыю дөньяның 133 илендә кертелде. Ә безнең илдә вейплар сату базары ел саен 27-30 процентка үсә бара. Бүгенге көндә беркем дә төгәл генә әйләнеш күрсәткечен әйтә алмый; базарның 80 проценттан артыгы соры зонада. Белгечләр бу сәүдәне 350-380 миллиард сум дип бәяли. Ил буенча вейплар сатучы 150 мең! сәүдә ноктасы эшләп килә. Сәүдә нокталары ачылмаган авыллар да сирәк кенә калып бара бит.


Шушы көннәрдә генә Кемерово шәһәрендә 1 яшьлек бала электрон сигаретка тутырыла торган сыекча белән агуланып үлгән. Аның күпме яшьләрнең кулында, хәтта авызында шартлаган очракларны күреп, ишетеп торабыз. Контрафакт сыекчалар эчендә нинди агулы матдәләр барлыгын төгәл генә ачыклаучы да юк. Чөнки, әйткәнемчә, аларның күбесе “соры зонада” яки “астан” гына сәүдәгә китерелә.


Әгәр дә без бүген демография һәм милләт сәламәтлеге буенча дәүләт күләмендә милли проектлар кабул итәбез икән, аларның үтәлешен яшьүсмерләребезне начар һәм агулы матдәләрдән саклаудан тыш тормышка ашырып булмый. Моны барсы да аңлый булса кирәк, әмма кирәкле һәм иң мөһим законнар дистә еллар буенча кабул ителми килә.


Ни өчен шулай?

 

Башкортстанда аларны тулысынча тыярга әзерләр.


Дәүләт Җыелышы – Корылтайда башлангычны күтәреп алдылар. Әйткәндәй, республика Русиянең вейплар парлау һәм җәмәгать урыннарында кальян тартуны тыючы тәүге төбәкләрнең берсе булды. “Дөнья практикасында электрон җайланмалар тартуга каршы радикаль көрәш мисаллары бар. Мәсәлән, 32 дәүләттә мондый продукция тулысынча тыелган. Бездә дә билгеле бер чикләүләр гамәлдә, әмма вейплар үсмерләр арасында элеккечә популяр булып кала. Алымны үзгәртергә кирәк”, – диде Константин Толкачев.


Рәдиф ФАТКУЛЛИН.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас