Көньяк Кореянең Сонгюнгван университеты галимнәре барыбыз да яраткан какао эчемлеген тикшергән. Нәтиҗәдә, алар шуны ачыклаган: какао кислород дефициты вакытында матдәләр эшләп чыгара торган зыянлы HIF-1а аксымы активлыгын киметергә ярдәм итә икән. Өстәвенә, бу эчемлек тукымаларның ялкынсынуын һәм патологик деформациясен китереп чыгаручы молекулаларның тәэсирен киметә.
Мәсәлән, беренче сынауда какао ялкынсыну һәм фиброз маркерлары күләмен киметкән. Икенче сынау вакытында аның мөгез катлавын зарарланудан саклавы һәм яктылыкка сизгер күзәнәкләрнең эшен тотрыкландыруы ачыкланган. “Какаоның күрүне яхшыртуга булышлык итүе бәхәссез”, – ди галимнәр.