

Хәзерге вакытта җенси юл белән йога торган инфекцияләр саны утыздан артык дип исәпләнә. Боларга бактерияләрне, вирусларны һәм паразитларны кертергә мөмкин. Шуларның сигезе белән чирләү күбрәк очрый. Арада аеруча еш теркәлгән сифилис, гонорея, хламидиоз һәм трихомониаз кебекләрен бүген чагыштырмача уңышлы дәвалыйлар. Ә менә калган дүртесен – В гепатитын, гади герпес вирусын, ВИЧ һәм кеше папилломасы вирусын (ВПЧ) дәвалау мөмкинлеге чамалы, ди белгечләр.
Бүген без 48 елдан артык эш тәҗрибәсенә ия булган билгеле табиб, Республика тире-венерология диспансерының җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау эшен оештыру буенча югары категорияле табибы, югары категорияле табиб-невролог, дерматовенерология буенча дипломлы белгеч, медицина профилактикасы кабинеты табиб-методисты Марат Мансур улы ХӘЙДАРОВ белән иң еш очраучы венерик чирләр – гонорея һәм сифилис – турында әңгәмәләшәбез.
–Марат Мансур улы, медицинаның венерология тармагы еш кына халык арасында бик телгә алынмаган чирләр белән эш итә. Алар ник яшерен соң?
– Безнең эштә бер мәгълүмат та читкә таралмый, барсы да табиб белән авыручы кеше арасында гына кала. Әнә шулай итеп, кызганычка каршы, әхлак нормаларын какшатканлыкны күрсәтүче чирләрне тагын да тирәнгәрәк яшерергә туры килә. Җенси мөнәсәбәт аркасында йоккан чирләр булганда, хатын-кызны һәм ир кешене бергә дәвалау мөһим, берсен генә дәвалау белән чирдән котылу мөмкин түгел. Чөнки бераз вакыт үтүгә партнерыннан яңадан йога. Шуны һич тә онытырга ярамый: сифилиска, гонореяга яңадан йокмаслык иммунитет хасил була алмый...
– Сифилис белән гонорея микробларында тагын нинди охшашлыклар бар?
–Бу микроблар антропофил – ягъни кешене “яратучылар”. Болар белән кешеләр генә чирли дисәк тә, зур хата булмас. Шулай булгач, бу чирне кешелек дөньясында җиңеп бетереп булмас кебек. Сәламәт чактан ук, бер генә гаилә корып яшәгән очракта гына, кешеләр бу чирләр белән чирләмәскә мөмкин. Тагын бер охшашлык бар: әлеге чирләр йогу белән үк кешене инвалид ясарга, аны һәлак итәргә ашыкмыйлар. Һәм бу микроблар күп еллар дәвамында кеше тукымалары белән тукланып яшәвен дәвам итәләр. Тора-бара чир күренешләренең сүлпәнәюе дә мөмкин, әмма бетмиләр... Чирне башланган чорыннан ук дәвалау табибларга да, авыручыга да җиңелрәк, шуның өчен сизелү белән үк килгән кешене белгечләр теләбрәк кабул итә һәм дәвалауны оештыруда ярдәм күрсәтергә ашыга.
– Җенси бәйләнешкә җиңел керү халык телендә бозыклык дип исәпләнә...
– Женси бәйләнештән соң өйләнешеп, бала табып, бергә яшәп китү ул кеше популяциясе өчен бозыклык түгел. Шикәрле, консервантлы ризыкларны торган саен күбрәк кулланып, ә физик эшләрне башкару кими барганлыктан, планетада акселерация күренешләре бара. Табигать туклык дәверендә кешене тизрәк үрчетергә тырыша. Һәм... үрчү инстинкты гаилә кору инстинктыннан шактый алдарак җитлегә. Ә менә гаиләне тәэмин итү җаваплылыгы ир-атларда уртача 25 яшькә генә җитлегә. Чөнки баш миенең үсеше һич тә ничек туклану белән генә бәйләнмәгән, аның үз биологик законнары бар. Яшь кешеләр гаилә корырга, бәбиләр тудырырга ашыгалар икән, аларга өлкәннәрнең һәм хөкүмәтнең ярдәме кирәк булачак, бу, әлбәттә, венерик чирләрнең таралуын да чиклиячәк. Гомумән, бозыклык төшенчәсе гаилә кора алмау һәм чир таратучанлык белән дә тыгыз бәйле.
– Инфекция да таралырга, үрчергә тырыша, ул моның өчен кешенең тәртибен дә үзгәртә дигән фикер бар. Моңа ничек карыйсыз?
–Котыру чире вакытында хәтта бик тә куркучан хайваннар да, кешеләрне тешләп, чирен йоктыра. Туберкулёз белән авырган кеше туберкулёзлы какрыгын төкереп калдыра. Без моны культурасызлык дип бәялибез, ләкин монда инде башка сәбәпләр дә бар. Грипп булганда, төчкергән вакытта вирусның 3 метр аралыкка кадәр чәчелгәнен барыбыз да белә. Моңа мисалларны күп китерергә була. “Венерик инфекция йөрткән кеше шул инфекцияне икенче кешегә күчерергә тырыша” дигән фикер дә бер дә юктан килеп чыкмагандыр. Димәк, мондый кеше, уйлап-карап тормыйча, сексуаль партнёрны башкаларга караганда җиңелрәк таба. Без “төш”ле (“төш” рус телендә “ядро”) күзәнәкләрдән корылганбыз, күп микроблар да безнең организмдагы кебек үк “төш”ле күзәнәкләрдән тора, ягъни алар – эукариотлар. Мәктәп программасында эукариотлар һәм прокариотлар турында мәгълүмат бар. Җир йөзендә эукариотлар 1,5 млрд ел дәвамында яшәп килә. Гонорея белән сифилис микроблары прокариотлар рәтенә керә. Прокариотлар – төшсез бер күзәнәклеләр. Алар җир йөзендә моннан 2 млрд елдан да иртәрәк барлыкка килгәннәр, аларга 3,8-3,5 млрд чамасы яшь дип санала. Хәзер үзегез уйлагыз инде: тереклек арасында саклану һәм үрчү көчен йөрткән сифилис һәм гонорея көчлерәкме, әллә гади адәм баласымы? Мин болай дияр идем: без, әлбәттә, акыллырак дип мактана алабыздыр, әмма һич тә яшәүчәнрәкбез дип масая алмыйбыз. Аерым прокариотлар, шул исәптән гонорея һәм сифилис микроблары, әлегә кадәр 3,5 млрд ел дәвамында үрчеп, исән-саулар. Үзләренең үрчү мохитен бу инфекцияләр бездән алдарак кайгыртырга өйрәнгән. Гаилә корырга әзер булмыйча теләсә кайда, теләсә кем белән җенси бәйләнештә булучылар бу микробларны үрчетә генә. Шуны әйтәсе килә: мөгаен, кешене тәртипсез, бозыклык юлына этәрүдә аларның да катнашы бардыр.
– Сифилис турында ешрак сөйләсәләр, укучыларыбыз гонорея авыруы турында күбрәк белсә, бәлки чирләүчеләр дә азрак булыр иде...
– Гонорея халык телендә “триппер” исеме белән дә йөри. Ул күбесенчә җенси юл аша күчүче йогышлы авыру. Микроб “гонококк” дип атала. Бу гонококкның үрчергә яраткан урыны цилиндрик эпителия. Бәвел һәм җенес әгъзаларының эчке юллары шундый эпителий белән капланган. Гонорея микробын ияләштергән ир-атларның уртача 15 процентында, хатын-кызларның уртача 50 процентында чир билгеләре бөтенләй күренмәскә дә мөмкин. Мондый очракларда аның булуын анализга алынган биологик материалны лабораториядә тикшергәндә генә белеп була.
Гонококк аналык юлларын, бәвел юлларын зарарлый. Күпләп үрчеп киткәндә, җенес юлларыннан эрен агып чыга башлый, ул бәвел юлларын авырттыра, кычыттыра. Эрен чыгу озак дәвам итсә, бәвел юллары бер берсенә ябышып, тагын да ныграк авырта башлый. Инфекциянең күкәй күзәнәкләренә, простатага кадәр барып җитүе мөмкин.
Хатын-кызларда чир агышы ирләрдәге кебек үк күзәтелергә мөмкин, әмма кайсыбер әгъзаларның аермалыгы булганлыктан, билгеләрнең дә үзенчәлекле булуы мөмкин. Мәсәлән, аналык җиңсәсеннән эрен чыга, гадәттән тыш еш сидертә, бәвелнең яндырып-авырттырып чыгуы мөмкин. Күрем дә гадәттәгечә бармый, җенси бәйләнеш вакытында җиңсә дә авырта...
Димәк, мондый билгеләр үзен сиздергәндә, тизрәк табибка күренү кирәклеге көн кебек ачык. Бик оялучан кешенең участок табибларына күренергә теләмәве дә мөмкин. Мондый очракта беренче ярдәм күрсәтердәй белгечләр бүген күп: ул дерматовенеролог кына түгел, уролог, хирург, терапевт, хәтта, һич тә булмаса, фельдшер да булырга мөмкин.
Аракы эчү, тәмәке тарту белән шөгыльләнмәгән кешенең чире ачыграк сизелә. Һәм бу инде тизрәк табибка күренү өчен әйбәт сәбәп. Бу һич тә акыллы һәм тәртипле булу белән генә бәйле түгел, ә аракы эчкән, тәмәке тарткан кешенең нерв рецепторлары авыртуны азрак сизүчән булуына бәйле дип аңлатыла. Шулай ук үзен агулап яшәгән кешенең чиргә каршы торучанлыгы да сүлпәнрәк була, шуңа күрә чир яшерен һәм дәвамлы төс ала.
Чирне тиз вакыт эчендә ачыклап дәваламаганда, җенси әгъзаларга зур зарар килә. Аларны атап та китик әле: мәсәлән, ир атларда – уретрит, сидек юллары тараю, простатит, орхоэпидидимит; хатын-кызларда – цервицит, эндометрит, сальпингит, сальпингоофорит, пельвиоперитонит, тубоовариаль абсцесс, аналыктан тыш урнашкан йөклелек, түлсезлек һ.б.
Гонококк туры эчәккә эләксә, проктит чире барлыкка килә, авызга керсә – фарингнит була. Күзгә эләксә, күзне дә зарарлый. Бала тудырганда бәбигә йокса, гонококк баланың күзен сукырайтуы мөмкин. Тагын да озакка һәм күпкә китсә, буыннар ялкынсынуы бар. Бик сирәк очракта хәтта сепсис та башлануы мөмкин.
(Дәвамы бар.)