

Бездә бишек әллә ничек
Талдан – җырдан үрелә.
Җырлы бишек, җылы бишек
Эленә өй түренә.
Ничек җырламасын бишек,
Сөн талларыннан үр дә?
Талбишектә үстем мин дә,
Сизелмимени бер дә?
Сәламәтлек турында сүзне яраткан шагыйребез, бүген безгә шулкадәр җитмәгән, юксындырган Роберт абый Миңнуллинның үлемсез җырга әверелгән “Талбишек” шигыре белән башлыйсы иттем. Һәр сүзе йөрәктән сызылып үтә: сагышлы да, моңлы да, назлы да... Үткәннәрне искә төшереп, сагындырып, сызлатып, җырлатып, “Их!” дип әйттерә бу юллар. Гомернең ни икәнлеген, аның кадерен, ни кадәр тиз узуын аңлый башлаган һәр кеше туган ягы, туган нигезе турында бик еш уйлана башлый бит. Һәм, әлбәттә, Әти-Әни, ана назы, бишек, аның җырлары, яшел чирәмнәре, сары бәпкәләре һәм, кая әле бәпкәгә үк барып җиттем, ул тарихларны искә төшергәндә иң чагу битләрендә нәкь шушы вакытларда кровать астыннан балтырны чеметеп алучы ана казлары бар бит әле...
Кеше гомерендә талбишек иң зур, мөһим рольгә ия булса да, бездә тал аның өчен генә кулланылмаган. Үткән чорлардагы татар авылларының читәне дә, көнкүрештә кош-корт, каз оялары да, хуҗалыкта вак-төяк салыр өчен савытлары да, кәрзиннәре дә, хәтта ки, тарантасы да талдан үрелгән булган. Шулай итеп, татар халкы тормышында, яшәешендә, әдәбиятында, мәдәниятендә, фольклорында хәтта ки, халык педагогикасында да тал агачы аерым урын били – матчага кыстырып куелган акыл чыбыгы да талдан булган!
Ә инде чуклары җиргә иелгән тал чыбыклары сагыш-газапны күп кичергән татар халкының җан яраларыннан сыгылып та, сынмый торган зат булуына зур ишарә түгелмени? Әкиятләрендә – тал агачы, зифа буйлы кызларның да гәүдәләре талдай сыгылмалы дип тасвирланып, талларга сарылган сагышлардан, талларга карата мәхәббәтеннән татарда җырлар туган. Яр буендагы бөдрә таллар турында җырлар бар. Ә бит суга ятып елаган хисчән таллар сердәш кенә түгел, йөрәккә генә түгел, тәнгә дә шифа бирә. Язгы кояшның тәүге нурларыннан ук җылы алып, яшь бәпкәләр булып яралучы баллы тал бибиләренән башлап, бу йомшак агачның файдасы турында сөйләшик.
Борынгылар тал кайрысын авыртуны басу, бизгәкне дәвалау, температураны төшерү һәм ялкынсынуны киметү өчен кулланган. Ак тал кайрысы баш, мускул, буын авыртуларын басарга сәләтле. Артрит, ревматизм белән авырганда хәлне җиңеләйтә. Артрит һәм остеоартрозлар вакытында тал кайрысыннан буыннарга компресс куялар һәм төнәтмәсен эчәләр.
Ак тал кайрысының кайнар төнәтмәсе температураны төшерә, тизрәк савыгырга булыша. Эчәклек, авыз эче, казналыктагы ялкынсынуларны баса.
Йөрәк-кан тамырлары өчен файдалы, гипертония белән интеккәннәргә тәкъдим ителә.
Ак тал кайрысының төп актив матдәсе — салицин. Ул организмда салицил кислотасына әйләнә. Тал кайрысы хәзерге аспиринның табигый аналогы булып санала. Иммунитетны көчәйтә.
Тал кайрысының мигреньне – түзә алмаслык баш авыртуын баса алуы билгеле. Авыртынудан котылу өчен 1 чәй калагы төелгән тал каерысына 1 стакан кайнар су салыгыз һәм 10 минут каплап тотыгыз. Ашар алдыннан шушы чәйне эчәргә киңәш ителә.
Салкын тигәндә халык имчеләре тал кайрысын төнәтеп эчергән.
Тире авырулары: экзема, дерматит, псориаз булганда да тал кайрысының төнәтмәсе белән юыну файдалы.
Тал кайрысы төнәтмәсе тынычландыра, неврозларны дәвалаганда шифа бирә.
Аякларында кан тамырлары бүртеп (варикоз) аяклары шешенгән һәм сызлаган кешеләргә тал кайрысы төнәтмәсенә аларны тыгып утырырга киңәш ителә. Ул аякның сызлавын киметә.
Ангина вакытында тал кайрысы төнәтмәсе белән тамакны чайкатсаң, шеше тиз кайта, тамакның ялкынсынуы басыла. Бу авыртуын басар өчен 1 аш кашыгы тал каерысына 450 миллиграмм су салып, 20 минут талгын утта кайнатырга кирәк. Арытаба чәйнең өстенә элекке күләменә җиткәнче кайнар су салалар. Иртән һәм кич шушы кайнатма белән тамакны чайкатырга кирәк.
Тал кайрысы канны туктата. Аны киптереп, порошок хәленә китереп төяләр һәм кан саркыган яраларга сибәләр.
Тән тиресе бозылса, үлекле бетчәләр, чуаннар чыкса, тал кайрысы порошогын атланмай белән кушып ясаган мазь булыша.
Чәчләр коелса, кавык интектерсә, баш тиресе кычытса, башыгызны тал кайрысының куе төнәтмәсе белән юыгыз. Бу бик
үтемле чара. Төнәтмә ясаганда әрекмән тамырын да кушсагыз, бигрәк тә шифалы.
Тал кайрысы төнәтмәсен әзерләү өчен: 1 аш кашыгы киптереп вакланган кайрыны 2 стакан суга салып, 4 сәгать каплап тоталар. Аннары сөзеп, ашарга 20 минут кала көнгә 2-4 тапкыр яртышар стакан күләмендә эчәләр.
Тал кайрысының порошогын гына да кулланырга була. Аны шулай ук ашарга 20 минут кала көнгә 3 тапкыр 1 г күләмендә кабалар.
Тагын бер ысулы: 60 г вакланган кайрыны 1 литр салкын суга салып, сүрән утта 15 минут кайнаталар. Уттан алып, калын тастымал белән төрәләр һәм бер тәүлек шулай тоталар. Аннары сөзеп, ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Борынгы имчеләр шулай сары авыруын (гепатит) дәвалаганнар.
Урта Азиядә эссе суккан кешене тал яфраклары белән төреп куя торган булганнар.
Тал кайрысын иртә язда, бөреләр ачылганчы җыялар. Аны агачның кәүсәсеннән түгел, ботаклардан гына салдырып җыярга кирәк.
Тал кайрысын куллана башлаганчы, табиб белән сөйләшегез. Аспиринга аллергия булганнарга аны сак кулланырга кирәк.
Тал кайрысыннан эчемлек, мазь, компресс эшлиләр, ә аруны бетерер өчен аның чәен кайнаталар. Моның өчен ике аш кашыгы вакланган кайрыга 450 миллиграмм кайнар су салырга һәм 15 минут каплап торырга кирәк. Көненә өч тапкыр ашар алдыннан берәр аш кашыгы эчү хәлегезне яхшыртачак.
Аяк тирләүдән котылу өчен 1 аш кашыгы тал каерысына 350 миллиграмм су салып 15 минут кайнатырга кирәк. Кайнатма өстенә тагын 1 литр су кушып, көненә 10 минут аякларны шушы суда тоту бик файдалы.
ИГЬТИБАР! Тал кайрысы чәен антибиотик, аспирин, парацетомол белән бер вакытта куллану тыела. Шулай ук дәвалану чорында С витамины булган препаратлар, ютәлдән һәм салкын тиюдән булган даруларны эчмәгез. Каны сыек кешеләргә саклык белән кулланырга!
Шуны да онытмагыз: тал кайрысына яңа гына кайнап чыккан су салырга ярамый, югыйсә, ул барлык файдалы матдәләрен дә югалтачак.
Тал хәлләрен таллар белми,
Имәннәр белмәс инде.
Тал өчен тал бөгелмәсә,
Имән бөгелмәс инде, – дип җырлана тагын бер җырда. Бу тирән мәгънәгә
игътибар итеп, без, кешеләр, бер-беребезгә хөрмәтлерәк булсак, белгәнебез, булганы белән уртаклашып торсак, сырхаулар алдында бөгелеп төшмәбез. Сәламәт булыгыз, дуслар!