Сәламәтлек
17 апрель , 13:11

Дару ярдәм итәрме?

ВИЧка каршы көрәшкә яңа препарат берничә ел элек уйлап  уйлап табылган иде...

Дару ярдәм итәрме?Дару ярдәм итәрме?
Дару ярдәм итәрме?

Ниһаять, безнең галимнәр Евразия патент ведомствосыннан патент алганнар. Даруның исеме әлегә юк һәм ул клиник сынаулар уза.

   Уйлап табылган яңа препаратның ламивудин белән комбинациясе ВИЧ белән авыручы пациентларда вирусның катлаулануын шактый киметергә мөмкинлек бирә.

   Ламивудин – вируска каршы препарат, ул ВИЧ терапиясе өчен башка компонентлар белән берлектә кулланыла. Катнаш терапия дәвалауның файдасын артты. Ламивудин составындагы барлык комбинацияләр дә пациентлар тарафыннан яхшы кабул ителми, еш кына алар күңелсез нәтиҗәләр китереп чыгара, шуның аркасында пациентлар мондый терапиядән әлегә баш тарта, ди белгечләр.

   Яңа препарат исә бу кимчелектән азат – аның ламивудин белән ярашуы уңай нәтиҗәләр бирә.

Фото: admmegion.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас