

Даими арыганлык хисен еш кына стресс яки ял җитешмәүнең нәтиҗәсе дип кабул итәләр. Әмма кайсыбер очракларда сүз гадәти ару турында түгел, ә миалгик энцефаломиелит яки хроник арыганлык синдромы (ME/CFS) дип билгеләнгән синдром турында бара. Бу замана медицинасында гадәти халәтләрнең берсе буларак кабул ителә, ләкин аны диагнозлау һәм дәвалау һич тә гадиләрдән саналмый.
Төп проблема шунда ки, ME/CFSны универсаль анализ биреп ачыклау яки гадәти стандарт белән дәвалау ысулы юк. Диагнозны клиник рәвештә, хәлсезлекнең һәм арыганлыкның башка сәбәпләре: анемия, гипотиреоз, шикәр чире, депрессия, йокы бозылу, дарулар тәэсире, шулай ук кайсыбер неврологик яки йогышлы авырулар ачыкланмаганнан соң гына куялар.
Нәкъ шуңа күрә дә хроник арыганлык – ул һәрвакыт тулысынча тикшерелү өчен җитди сәбәп. Фәнни күзлектән ME/CFSны чып-чын психологик проблема дип санарга да ярамый. Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, пациентларның бер өлешендә иммун регуляциясе, энергия алмашу, вегетатив нерв системасы һ.б. бозылу билгеләре ачыклана.
Русиядә бу синдромны ничек дәвалыйлар?
Табиб беренче чиратта авыруны борчыган нәрсәләрне: билгеләрнең дәвамлылыгын, инфекция белән бәйләнешен, йокы хәлен, стресс дәрәҗәсен, психоэмоциональ халәтне һәм физик эшләрнең дәрәҗәсен ачыклый. Аннары гына дәвалау курсы билгеләнә. Ул пациентның шәхсән үзенә яраклаштырып төзелә.
Дәвалауда, нигездә, йокы режимын нормальләштерүне, физик активлыкны киметүне, витаминнар җитешсезлеген бетерүне һ.б. алымнарны кулланалар. Дәвалау барышына аерым очракларда невролог, терапевт, психотерапевт яки тернәкләндерү буенча белгечләр дә кушыла.
Билгеләре буенча хроник арыганлык – ME/CFS – иң киң таралган, ләкин дәвалау сере ахыргача чишелмәгән чирләрнең берсе булып кала. Аны һич тә ялкаулыкка сылтарга ярамый, сәбәпләрен ачыклау өчен табибка юл алырга кирәк, дип искәртә белгечләр.
Фото: acrb.tomsk.ru