Мондый дисбалансның беренче сәбәпләре еш кына түзә алмаслык гаеп һәм көчсезлек хисе кичерү була. Гаеп төрле формада була. Ул әйтелмәгән сүзләр, кичерелмәгән үпкәләр яки җитәрлек ярдәм итмәгәнлек тойгысы белән бәйле булырга мөмкин.
Кеше үзен “җитәрлек дәрәҗәдә яхшы” караучы, “җитәрлек дәрәҗәдә көчле булмаган” әти-әни яки “җитәрлек дәрәҗәдә яратмаган” ир яисә хатын итеп хис итсә, ул үзен эчтән җимерә башлый. Моңа көчсезлек тойгысы да өстәлә. Без медицинаның чикләүләре, авыруның терелүгә таба бармавы белән очрашабыз. Һәрбер уңышсызлык, авыруның һәр яңа билгесе, кадерлебезнең хәле начараю – безнең үз көчебезгә ышанычыбызның, терелүенә өметебезнең югала баруы. Көндәлек мәшәкатьләр, чиксез борчылу, гаеп хисе һәм көчсезлек эмоциональ “яну”га, депрессиягә һәм борчулы тайпылышларга китерергә мөмкин. Әмма кайбер нәтиҗәле стратегияләрне аңлы рәвештә файдалансаң, үз психик сәламәтлегеңне саклап калып була.
Урын өстендә яткан кешене карау физик көч кенә түгел, ә зур рухи ныклык та таләп итә.
Барыннан да элек сез барысын да берүзегез генә башкара алмавыгызны аңлагыз. Якыннарыгыздан, туганнарыгыздан, алар булмаса, дусларыгыздан, күршеләрегездән ярдәм сорарга оялмагыз. Тәрбияләү бурычларын туганнарыгыз белән бүлешегез. Хәтта кыска гына тәнәфесләр дә сезгә кирәкле ял һәм көч бирергә мөмкин. Шулай ук, хәлегездән килсә, һөнәри ярдәм: шәфкать туташлары, сиделкалар яисә социаль хезмәткәрләр җәлеп итү мөмкинлеген дә карарга кирәк. Аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре сезнең йөкләмәгезне җиңеләйтә.
Үзегезнең төп ихтыяҗларыгыз турында онытмагыз. Элементар физик активлык, даими туклану һәм йокы караучының психик сәламәтлеге өчен кирәк. Саф һавада йөрүләр, тыныч кына чәй эчеп алу өчен вакыт бүлегез. Сезгә ләззәт китерә һәм көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга мөмкинлек бирә торган теләсә нинди шөгыль дә файдалы булачак.
Тискәре хисләр белән идарә итәргә өйрәнегез. Сез авыруны ничек кенә яратсагыз да, иртәме-соңмы барыбер ачу, үпкә барлыкка килергә мөмкин. Якыннарыгыз, дусларыгыз белән уртаклашыгыз яки авыруларны караучыларга ярдәм төркемнәренә мөрәҗәгать итәргә була. Яисә көндәлек алып барырга, анда үз кичерешләрегезне язып бара аласыз.
Еш кына көчсезләнгән авырулар куркуларын һәм авыртуларын үзләрен караган якыннарына негатив чәчеп чыгаралар. Чәнечкеле сүзләр артында аңлы рәвештә кимсетү түгел, ә аларның авыру һәм яшь үзгәрешләренең билгесен күрергә тырышыгыз. Психолог белән эшләү, сезнең кебек үк авыру туганнарын караучыларга ярдәм итү төркемнәре яки хәтта гади медитация дә – тискәре хис-кичерешләрдән котылу һәм тынычлану өчен инструментлар.
Эмоциональ “яну” – йомшаклык түгел, ә организмның даими стресска табигый реакциясе. Аны эгоизм билгесе буларак түгел, ә реаль проблема буларак таныгыз. “Яну”ны җиңүгә ачкыч – үзегез турында онытмауда, үзегезне кайгыртуда. Көчегезне торгызу өчен вакыт табыгыз. Хәтта көненә ярты сәгать тынычлык та ярдәм итәр.
Социаль элемтәләрне саклагыз. Изоляция үпкә хисен көчәйтә һәм “яну”ны тизләтә. Дуслар белән даими аралашу, кызыксынулар буенча төркемнәрдә катнашу, хәтта онлайн-бергәлекләр дә тышкы дөнья белән элемтәне сакларга, үзеңне кирәкле итеп тоярга ярдәм итәчәк. Авыру якыныгызны карау – тормышның ахыры түгел, ә аның бер этабы гына. Үзегезне саклап, бу юлны үтәр өчен көч һәм зирәклек табыгыз.
Үзегезгә шатлык хисе тоярга рөхсәт итегез. Хәтта иң катлаулы ситуацияләрдә дә елмаю тудыра торган мизгелләрне табарга мөмкин. Яхшы фильмнар карагыз, яраткан музыкагызны тыңлагыз, йорт хайваннары белән аралашыгыз. Тормышның уңай аспектларына игътибарны туплау сезгә эчке гармонияне сакларга һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәр.