Скумбрия ялкынсынуга каршы
Күпләр сөләйман балыгы артыннан куа, ләкин гади скумбрия аңардан калышмый, Омега-3 май кислоталары күләме аңарда күбрәк. Омега-3 – кан тамырларының стенасын йомшак һәм сыгылмалы итә. Сыгылмалы тамырлар буйлап кан “гидроудар”сыз ага, димәк, микро-ярыклар азая. Скумбрияне үзегез пешерегез яки тозлагыз. Иң мөһиме, файдалы майны файдасызга әйләндермәс өчен, кыздырмагыз. Атнага бер-ике тапкыр ашагыз.
Тозланган (квашеная) кәбестә – кан чисталыгы өчен
Кәбестәнең кан тамырларына ни катнашы бар кебек тоела. Бәйләнеш турыдан-туры һәм ул эчәклек аша уза. Галимнәр инде күптән исбат иткәннәр: әгәр эчәклектә бардак һәм ялкынсыну булса, начар бактерияләрнең агулы тереклек эшчәнлеге продуктлары канга эләгә һәм кан тамырлары стеналарын җәрәхәтли башлый. Тозланган кәбестә – бик көчле пробиотик ул. Микрофлорада тәртип урнаштыра, ялкынсыну учакларын баса. Өстәвенә, анда С витамины күп, ул коллаген өчен җилем кебек эшли; асылда, безнең артерияләрнең ныклы стеналары аңардан төзелә дә.
Мөһим нюанс: сүз нәкъ менә тозланган кәбестә турында (анда тоз һәм яшелчәләр генә), ә серкә һәм шикәр белән маринадланганы турында түгел.
Чистартылмаган көнбагыш мае
Күпләр аны, чистартылган көнбагыш мае һәм модалы зәйтүн маена күчеп, оныттылар. Әмма шушы “хуш исле” чистартылмаган көнбагыш мае – Е витамины күләме буенча чемпион. Е витамины – кан тамырлары өчен төп антиоксидант. Ул кан буйлап йөзүче холестеринны оксидлашудан саклый. Файдалы холестерин ирекле радикаллар тәэсирендә оксидлашу белән, ул ябышкак, агрессив массага әверелә һәм кан тамырларында тоткарлана. Е витамины моңа юл куймый.
Бик мөһим! Чистартылмаган көнбагыш маенда кыздырырга ярамый! Аны салатларга яки әзер боткага өстәргә кирәк. Җылытканда аның бөтен файдасы агуга әверелә.