Заманында профессор Рәшит Газиз улы Бадыйков онкология операциясен күзәтергә алып кергән иде. Шунда хирургларның эшен якыннан күргән идем. Элек яман шеш – рак дигән диагноздан авыру да, туганнары да курка иде, ул диагнозны хәтта авыруга белдермәскә тырышалар иде. Ә хәзер ул хакта авыру да, туганнары да белә икән. Феликс Шамил улы белән әңгәмәне шул турыда сөйләшүдән башладык.
– Совет заманында ул хакта әйтү юк иде, чөнки ул вакытта дәвалау мөмкинлекләре хәзергечә түгел иде. Хәзер теләсә нинди стадиядәге ракны дәвалыйбыз. Авыруга башта ук әйтәбез, чөнки закон буенча ул диагнозын белергә хокуклы. Һәм хәзер пациенттан берни дә яшерелми. Бу тактика гына түгел, ә – стратегия.
– Русиядә ракка каршы бик көчле дару булдырылуы хакында хәбәрләр булды. Нинди дару икән ул?
– Яман шешне дәвалау, аны кисәтү буенча бар дөньяда эзләнүләр, тикшеренүләр үткәрелә. Дару, вакциналар эшләнә, тәҗрибәләр сынаулар үтә. Ракның кайбер төрләренә вакцина табылды да инде. Мәсәлән, хатын-кызларда була торганына. Ләкин әлегә барысын да җиңә торган универсаль вакцина уйлап табылмаган. Шуңа онкологиядә иң мөһиме – чирнең иртә табылуы һәм аны дәвалау.
– Рак нәселдән килә дигән фикер дә бар?
– Әйе, аның нәселдән килә торган формасы бар, чиргә ешрак бирелү куркынычы нәселдән килергә мөмкин. Нәселдә “гаилә чире” булганда, гаилә әгъзаларына ешрак тикшеренү үтәргә кирәк. Яман шеш нәселгә карамыйча, теләсә кемдә булырга мөмкин, шуңа һәркемгә тикшеренергә кирәк. Чөнки рак алды чирләре бар. Мәсәлән, юан эчәк рагы алдыннан кешедә полиплар булырга мөмкин. Аларны бетереп, ракны кисәтеп була, иртә стадиядә дәваланып савыгырга була.
– Димәк, тикшеренү – иң яхшы профилактика?
– Әйе, рак алды чорында дәвалану савыгуга китерә.
– Тикшерелеп торганнар да авырып китә бит. Мәсәлән, Раиса Максимовна Горбачева тикшерелми тормагандыр бит? Башка андый мисаллар да бар.
– Яшертен үтә торган формасы бар ракның. Шулай да 95 процент ракны вакытында күреп алганда, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Шунысы да бар: хәзер авыруларның яшенә карамый дәвалыйбыз. Онкологиянең, химия терапиясенең мөмкинлекләре киңәйде.
– Мондый авыруга дучар булган кайберәүләрнең хәле кинәт бик начарлана, бу нидән?
– Ракның бик агрессив формалары бар, бавыр, ашказаны асты бизе, үт куыгы рагы дәвалауга карамый көчәергә мөмкин. Алар гадәттә соңгы стадияләрендә билгеле була. Башка әгъзалар рагын (юан эчәк, сөт бизләре рагы) дәвалау җиңелрәк шартларда барырга мөмкин. Тулысынча савыгу, гомер озынаю белән характерлана алар. Гомумән, чирләр күп төрле була, организмнар да төрле, һәм аларны дәвалау шул үзенчәлекләрне исәпкә алып эшләнә. Дәвалау да индивидуаль, кешенең мөмкинлекләре дә монда зур роль уйный.
– Ялгышмасам, Наполеонның “Рак – ул эчкә үткән Ватерлоо”, “бар чирләр дә стресстан” дигән сүзләре бар?
– Яман шешнең сәбәпләре бик күп төрле. Барысы да әлегә ачылып та бетмәгән. Әйе, иммунодепрессия, стресс та онкология башланырга сәбәп булырга мөмкин. Яшәү рәвеше, туклану, экология, нәсел – барысы бергә сәбәп була ала. Берсен генә аерып күрсәтү дөрес булмас. Зыянлы гадәтләрдән – тәмәке тарту, мәсәлән.
– Феликс Шамилевич, безнең укучыларга чирләмәс өчен нинди киңәш бирер идегез?
– Иң мөһиме – профилактика. Диспансеризация үтү, даими тикшерелү, онкология өчен җавап бирүче берничә анализ бар: флюорография, анализлар, башкалар.
– Чирнең башлануын кеше үзе сизеп алырлык билгеләр бармы?
– Юан эчәк, үпкәләрдә булганда – кан килү, какырыкта кан булу, аңлатып булмаган хәлсезлек, гемоглобинның кимүе. Кызганычка каршы, бу билгеләр инде югары стадия хакында сөйли. Шуңа кабатлыйм – иң мөһиме – даими тикшерелеп тору.
– Башкортстанда үңәч рагы күп таралган дигән фикер бар?
– Аның сәбәбе – бездә кайнар чәй, кайнар ризыклар белән мавыгу бар. Ләкин хәзер колоректальный рак – юан эчәк яман шеше алга чыга.
– Яман шешне бер сүз белән ничек аңлатырга була?
– Контрольсез үскән күзәнәкләр ул. Бу чир белән авыру яшькә дә карый, олыгайган саен авыру хәвефе арта бара, чөнки организмның иммунитеты көчсезләнә. Шуңа чирне иртәрәк күреп алырга һәм дәваланырга кирәк. Хәзер чекап, ПСА, скрининг анализлары эшләү модага керә бара. Акчасы булган, үзен яраткан кеше сәламәтлеген кайгырта. ОМС белән бушлай да тикшеренергә була, ләкин анысы озагракка сузылырга мөмкин. Чекап үткән кешегә елга бер тикшеренү дә җитәр дип уйлыйм.
– Онкология чирләре ни өчен күбәйде?
– Гомер озынлыгы артты. Элек кешеләр рак барлыкка килүгә кадәр яшәмәгән, иртәрәк башка чирләр белән киткәннәр. Кеше озаграк яшәгән саен, рак чире күбрәк табылачак.
– Безнең укучыларны үзегез белән дә таныштырып үтегез әле.
– Әтием – Бүздәк, әни Күгәрчен районыннан. Икесе дә – табиблар. Шуңа миңа сайлау проблемасы булмады. Мәктәп, медицина институты, Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков кафедрасында хирургия серләренә төшендем. Онкологиядә ординатура үттем, хәзер монда эшлим, диссертация якладым.
Безнең һөнәрнең төп үзенчәлеге – кеше хәленә керә белү. Фәнни телдә әйтсәк, эмпатиядер. Ул сыйфат булмаса, кеше табиб булып эшли алмый. Аннан пациентларга ярдәм итү теләге. Һәр авыру – ул үзе бер язмыш. Авыруның, аның туганнарының шатлыгына сөенү – табиб һөнәренең төп асылы.
Республиканың баш онкологы, дәваханәбезнең дәвалау башлыгы Рөстәм Тәлгать улы Әюпов, бүлек мөдире Дмитрий Владимирович Феоктистов җитәкчелегендә эшлибез. Юан эчәк шешләрен дәвалау белән шөгыльләнәбез. Хәзер күпчелек операцияләрне малоинвазив ысул белән ясыйбыз. Андый операцияләр җиңелрәк үтә, авырулар тизрәк аякка баса. Елына меңнән артык заманча операция ясыйбыз. Малоинвазив технология – кечкенә яра аша ясалган операция җиңелрәк кичерелә, тизрәк төзәлә. Нәтиҗәдә авыруларның яшәү сыйфаты яхшыра, алар хезмәткә кайта, яшәү планнарын тормышка ашыра.