Аның сүзләренә караганда, бүген вуз студентларының яртысыннан күбесе максатчан юнәлеш буенча белем ала, ә беренчел звенога баручы ординаторлар арасында бюджет урыннарының 100 проценты “целевиклар”га беркетелгән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән модернизацияләү программасы ярдәмендә ел саен яңа ФАПлар һәм поликлиникалар ачыла, бу исә беренчел звенодагы эшне яшьләр өчен кызыклы итә.
- Бүген беренчел звено табибы – ул интеллектуал, новатор, барлык санлы компетенцияләргә ия белгеч. Беренчел звенода эшләү абруйлы һәм безнең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ординаторлар анда эшләргә рәхәтләнеп баралар, - дип ассызыклады ректор.
Фото: panoramarb.ru