Сәламәтлек
22 Марта , 14:30

Тешләрегезне саклагыз!

Тешләр турында сабыйның беренче теше чыккач та кайгырта башларга кирәк. Әлбәттә, бу кешене гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, иртә-кич тешне чистартырга өйрәтүгә кайтып кала.


Баланың беренче теше 6 айдан чыга башлый, 3 яшькә сөт тешләре формалашып бетә. 6-7 яшьтә сөт тешләре төшеп, чын тешләр чыга башлый. Ә 13-14 яшькә алар саны 28гә, үсеп җитлеккәч, 32гә җитәргә тиеш. 

Теш авыруы каян килеп чыга дигәннән. Аның иң беренче сәбәпчесе теш арасында һәм урт кырыенда җыелган кунык (зубной налет). Аның бактерияләре шикәрне кислотага әверелдерә, ул исә эмальне, эмаль астындагы дентинын җимерә, ахыр чиктә кислота тешнең кан тамырлары һәм нервлары урнашкан эчке каналы пульпага ук барып җитә. Менә шуннан теш бик каты сызлый башлый да инде.


Табибка күренмәгән очракта, бактерияләр хәтта яңак сөяген «ашый» башларга да мөмкин. 

Мондый күңелсезлекләргә тарымас өчен, тешне көнгә ике тапкыр чистартырга гадәтләнергә кирәк. Фторлы теш пасталарын кулланырга, баллы ризыклар белән артык мавыкмаска киңәш ителә, шулай ук ашау рационына каты җиләк-җимеш, яшелчә кертергә кирәк. Казналыкта килеп чыккан проблемалар, әлбәттә, төрле, ләкин иң киң таралганы – тешләрдәге кунык. Гадәттә, теш чистартканда казналар каный башлый, куе кызгылт төскә керә һәм шешенә. Бу процессны авыз куышлыгын жентекләп тәрбияләгән-дәвалаган очракта туктатырга бик тә мөмкин, ди табиблар. Юкса, теш һәм урт арасында тирән «кесәләр» барлыкка килеп, бөтенләй тешсез калырга да мөмкинсең икән.


Әлбәттә, гигиена таләпләрен төгәл үтәү генә житмәскә дә мөмкин, чөнки тешләрнең халәтенә иң беренче чиратта без ашаган ризыклар да, яман гадәтләр дә тәэсир итми калмый. Шуңа күрә өлкән кешеләр өчен елына – ике, балалар өчен дүрт тапкыр табибка күренеп торуны гадәткә кертү зарур.

Тешләрне тәрбияләү уңаеннан файдалы киңәшләр


*Һәр кешенең үз щеткасы булырга тиеш һәм тешеңне көненә ике тапкыр чистарт!


*Теш чистартуны дөрес итеп башкар!


*Көненә бер тапкыр булса да тешләрне флосс (тешләр өчен махсус җепләр) белән чистарт!


*Тешказыгыч куллан, беркайчан да тешеңне энә яисә шпилька белән казыма!


*Татлы ризыкларны дөрес аша!


*Һәрбер ашаганнан соң тешеңне су яки теш эликсиры белән чайка!


*Күбрәк яшелчәләр ашарга тырыш!


*Елына ике тапкыр теш табибына күрен!


*Сәламәт яшәү рәвеше алып бар.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас