Сәламәтлек
20 Марта , 16:25

Витаминнар җитешмәвен ничек аңларга?

Яз җитүгә организм витаминнарга сусый башлый. Ләкин нәкъ менә үзеңә нинди витаминнар җитешмәвен ничек аңларга?


* Авыз читләре бозылу В2 витамины җитмәвен күрсәтә.

* Авыздан яман ис килү В3 витамины дефициты аркасында килеп чыгарга мөмкин.

* Аз гына бәрелсәгез дә, тәнегез күгәрә һәм озак үтмиме? Мөгаен, сезгә С витамины җитешмидер.

* Хроник эчкечелекнең бер сәбәбе – В төркеме витаминнары кытлыгы.

* Колаклар шаулау, баш әйләнүләрнең сәбәбе В3 һәм E витаминнары, шулай ук марганец һәм калий җитешмәү булырга мөмкин.

* Күзләрнең кызаруы, караңгыга тиз җайлаша алмау кайчакта А һәм В2 витаминнары җитмәү белән бәйле.

* Чәчләрдә кавык В12, В6, F витаминнары һәм селен дефициты булганда барлыкка килә.
* Тонык һәм сынучан чәчләр – В, F витаминнары һәм йод җитмәү билгесе.

* Чәч коелу кайвакыт В9, С, H витаминнары, инозит җитмәү белән бәйле.

* Йокысызлыкның сәбәбе – В төркеме витаминнары, калий һәм кальций кытлыгы булырга мөмкин.

* Борыннан еш кан китү С, K һәм В3 витаминнары җитмәү аркасында килеп чыга.

* Сыткылар һәм бетчәләр һәм муендагы кызыл таплар – А һәм В витаминнарына кытлык билгеләре.


Ләкин... витаминнарны үзбелдегең белән эчәргә һич тә ярамый икән шул. “Хәтта бер өем кыйммәтле витаминнар банкасы сатып алсагыз да, нәкъ менә сезгә кирәкле витаминнарны кирәкле күләмдә генә кабул итмәсәгез, бу сезгә ярдәм итмәячәк, – ди бу уңайдан белгечләр. – Дозировканы тик табиб кына билгеләргә тиеш. Мәсәлән, D витаминын артык эчү кальцийның артык күләменә китерергә мөмкин, ә А витамины артык булу бавыр өчен агулы».

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас