Сыра алкоголизмы
Сыра алкоголизмы турында инде күптән билгеле. Тик бу хакта әлегә кадәр бик сөйләүче генә булмады. Кешеләр сыра шәраб һәм аракыга караганда хәвефсезрәк дип уйласа да, аның нәтиҗәләре тагы да җимергечрәк, дип дәлилли медицина галимнәре.
Мәсәлән, XIX гасырда инглизләр, алкоголизм белән көрәшеп, көчле алкоголь эшләнмәләрен сыра белән кысрыклап чыгарырга карар кылалар. Ләкин тиздән " Сыра законы "н гамәлдән чыгарырга туры килә: чөнки аны кертү эчкечелек проблемасын катлауландыра гына. Германиянең беренче рейхсканцлеры Бисмарк, сыра эчүнең зарарлы нәтиҗәләре турында ишетеп кенә белмичә, сыра алкоголизмына мондый билгеләмә дә биргән: "Сыра аркасында адәм балалары ялкауга, ахмакка һәм көчсезгә әйләнәләр" ("көчсезләр" термины астында импотенция дә күздә тотыла).
Сыраның йөрәккә тәэсире
Сыраны чамасыз эчүнең иң җимергеч һәм зарарлы нәтиҗәсе – авыру йөрәк яки, немец табибы, профессор Болингер әйтмешли, “бавар сырасы" яки "үгез йөрәге”нә дучар булу. Чөнки сыра йөрәк куышлыкларының киңәюендә, аның стеналарының калынаюында, йөрәк мускулындагы некрозларда, митохондрияләрнең кечерәюендә һ.б. чагыла. Бу үзгәрешләр сырада сыра күбеген көчәйтү өчен кулланыла торган кобальт булу белән бәйле икән. Сыра кулланучыларның йөрәк мускулында бу агулы элементның микъдары рөхсәт ителгән нормадан 10 тапкырга артып китә. Моннан тыш, сыра кулланучыларда кобальт үңәчтә һәм ашказанында көчле ялкынсыну процесслары китереп чыгара.
Сыра алкоголизмы вакытында йөрәк эшен боза торган башка факторлар да шактый. Болар, беренче чиратта, аны яратучылар тарафыннан йотыла торган сыраның зур порцияләре, шулай ук сыраның углекислый газ белән тулыландырылуы. Организмга эләккәч, сыра кан тамырларын бик тиз үк тыгызлап тутыра. Бу варикозлы рәвештә кан тамырларының һәм йөрәк читләренең киңәюенә китерә. Шулай итеп "сыра йөрәге" синдромы яки "капрон оек" синдромы барлыкка килә, ул вакытта йөрәк бик нык зурая, сәленеп төшә, какшый һәм канны бик зәгыйфь куа башлый.
Сыра һәм гормоннар
Сырада күп кенә агулы матдәләр, шул исәптән эндокрин системада үзгәрешләр китереп чыгаручы авыр металл тозлары да бихисап. Әйтик, сыраны системалы рәвештә эчкәндә, ирләр организмында ир-ат җенес гормоны – тестостерон – эшләп чыгаруны киметә торган матдә бүленеп чыга.
Аның урынына, сырада фитоэстрогеннар бихисап — алар исә хатын-кыз җенес гормонының аналогы. Бу әкрепләп кенә ир-атларның хатыннарга охшый башлавына китерә. Сыра эчүче ир-атлар организмында хатын-кыз тибы буенча (ботларында һәм ян-якларында) май туплана башлый, шулай ук күкрәк бизләре (гинекомастия) үсә, янбашлары киңәя. Сыра эчү каршы җенескә карата кызыксынуны да киметә. 10-15 ел сыра эчү стажы ирләрне импотенциягә китерә.
Сыра эчүче хатын-кызларда яман шеш, бала таба алмау ихтималы арта, әгәр ул бала имезүче ана булса, балада эпилептик көзән җыерулар башланырга мөмкин. Шулай ук хатын-кызларның тавышы тупаслана һәм аларда "сыра мыеклары" барлыкка килә.
Сыраның баш миенә йогынтысы
1985 елда Канаданың түләүле клиникаларында сыра эчүчеләрне башка алкогольле эчемлекләрне кулланучылар белән чагыштырган тикшеренүләр үткәрелә. Алар нигезендә хәвефле "пальпируемая печень" диагнозының сыра кулланучыларда күпкә ешрак күзәтелүе ачыклана. Күп илләрдә үткәрелгән тикшеренүләр шуны дәлилли: сыра кулланганда, хроник алкоголизм 3-4 тапкырга тизрәк үсешә.
Ни генә дисәң дә, хроник эчкечелеккә илтүдә шешә үзе (сырамы ул, әллә аракы, коньяк, я шәрабмы) зур роль уйнамый: барсына да алар эчендәге этиль спирты гаепле. Көн саен сыра белән шактый доза спирт алучы кеше психологик яктан саклана алмый, ул аның куркынычын тоймый (сыра гына бит, янәсе!) һәм моның белән көрәшергә җыенмый да. Кеше үзен тирән сыра бәйлелегендә икәнен аңлаганчы-күргәнче шулай дәвам итәчәк әле. Әгәр дә ул иртән берәр стакан сыра белән "сәламәтлеген төзәтмәсә", аның рухи һәм физик хәле начарая, көчсезләнү һәм башка симптомнар барлыкка килә. Сыра – наркотик!
Сыраның кеше организмына зыяны бик зур. Сыра аркасында баш миенең “үлгән” тукымалары канга эләгә, бөерләр аша фильтрлана һәм сидек белән тышка чыгарыла. Арка мие функцияләренең бозылуы, миокардиодистрофия, бавыр циррозы,гепатит, панкреатит, гастрит, невропатия, күз күрүе һәм ишетү анализаторларының торган саен ныграк зарарлана баруы шулай ук күпсанлы медицина тикшерүләре белән исбатланган.
Сыра алкоголизмы вакытында иң авыр өзлегүләрнең берсе булып сөт кислотасы ацидозы һәм гипонатриемия тора. Сыра алкоголизмы белән авыручылар хастаханәләргә бик-бик авыр, үз-үзләрен югалткан хәлдә, еш кына акыл зәгыйфьлеге белән эләгәләр. Сыра алкоголизмының төп нәтиҗәләре менә шундый...
Сыра – рөхсәт ителгән наркотик? Бу нигә шулай соң?
Заманча тикшеренүләр шуны күрсәтә: сыра – ул башка, көчлерәк легаль булмаган наркотик чаралар куллануга юл ачучы беренче легаль наркотик.
Нәкъ менә сыра куллану миллионлаган ватандашларыбызның язмышы имгәнүдә тәүге сәбәпче булып тора. Наркологлар раславынча, теләсә нинди алкоголь – ул наркотикларның иң-иң агрессивы, ә сыра алкоголизмы аеруча шәфкатьсезлек белән характерлана. “Сыра гына эчкән” кичләрнең сугышулар, үтерүләр, көчләүләр һәм талаулар белән тәмамлануы шуның белән аңлатыла да инде. Ә агрессияне кешеләр арасында, гадәттә, алкогольле эчемлекләр һәм эшсезлек тудыра...
Русиядә сыра куллану турында
Җитештерелгән һәм сатыла торган сыра санына караганда, Русия бүген халкы аз алкогольле һәм хәтта "алкогольсез" дип саналган сыра куллану буенча "алдынгы” урыннарда торган илләр рәтенә керде.
Красноярск дәүләт университеты 7 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге 4000 кеше арасында сораштырулар үткәргән. Һәм беләсезме, галимнәрне һәм киң җәмәгатьчелекне нәрсә шаккатырган? Сораштыруларда катнашкан беренче сыйныф укучыларының... 48 процентының алкогольле эчемлекләр кулланганы бар икән! Бу 10-12 ел элек булган күрсәткечләрдән 12 тапкырга (!) артыграк. Кайда бара бу дөнья һәм ни көтә безне киләчәктә?
Илдә сыра куллануның төп үсеше бала табу яшендәге яшүсмерләр һәм хатын-кызлар хисабына бара дип чаң суга галимнәр. Туктаусыз барган сыра рекламасы үз товарының зыяны турында ләм-лим дәшми. Сыраның организм өчен зарарлылыгы буенча көмешкә белән тиңләшә алуын әйтү ничектер уңайсыздыр, күрәсең. Чөнки спиртлы әчү процессында сырада да, көмешкәдә дә алкоголь белән бәйле бик күпкә агулырак кушылмалар (әчешүнең өстәмә продуктлары) тулы күләмдә (!) саклана. Болар – альдегидлар, зыянлы майлар, метанол, эфирлар. Сырада аларның микъдары, нык чистартылган спирттан алынган аракыда рөхсәт ителү дәрәҗәсеннән, дистәләгән һәм йөзләгән тапкырга артыграк.
Балаларыбызны саклап калыйк!
Русиялеләргә иллюзияләрдән котылырга һәм генерал А. Нечволодовның йөз ел элек әйткән үгет-нәсихәтен искә төшерергә бик тә вакыттыр: "Русиянең бөлгенлектән муллыкка бару юлы – аек Русия юлы".
Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, ниһаять, ил буенча алкоголь ситуациясенә аек карасыннар иде.Бүген аларның дәүләт дәрәҗәсендә алкогольгә каршы сәясәт турында закон кабул итүләре, ә аерым алганда — сыраны алкогольле наркотик эшләнмәсе дип танулары бик-бик мөһим.