Җавап:
– Шикәр авыруы булганда усак каерысын кулланабыз.
Аның рецепты мондый: 1 аш кашыгы вакланган усак каерысы өстенә 2 стакан су салып, сүрән утта 30-35 минут кайнатырга. Аннары калын сөлге белән каплап куярга, 2-3 сәгать үткәч, сөзәргә. Ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр 0,5 стакан эчәргә.
Яисә: 1 аш кашыгы коры вакланган усак каерысы өстенә 1 стакан су салып, 15 минут кайнатырга һәм сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 50 мл кабул итәргә. Дәвалану курсы – 20-25 көн. Берничә курс узарга һәм һәркайсыннан соң кандагы шикәр дәрәҗәсен тикшертергә кирәк.
Азык-төлеккә һәм даруларга аллергия булганда: 2 чеметем яңа яисә коры вакланган усак каерысына бер стакан кайнар су салып куярга. Су парында 10 минут тотарга, 15 минут төнәтергә. Көненә 3-4 мәртәбә 2шәр аш кашыгы эчәргә.
Простата бизе аденомасы: 10 аш кашыгы коры вакланган усак каерысын 1 л спиртка салырга, вакыт-вакыт селкетеп, караңгы урында 10 көн тотарга. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 аш кашыгы кабып куярга. 6-7 аш кашыгы усак каерысына 1 л су салып, 10-15 минут сүрән утта кайнатырга, тондырырга, сөзәргә. Бер көн дә калдырмый, төнгә каршы 1/3-1/2 стакан эчәргә.
Баш авырту, үкчә шпорлары, геморрой, бүсер, цистит, көзән җыеру, радикулит, бөердәге ташлар: усак агачыннан яки ботагыннан боҗра кисеп алырга. Зурлыгы авырткан урын кебек булсын, көндез дә, төнлә дә авырту булганда гына куярга мөмкин. Мондый берничә сеанстан соң барлык авыртулар да юкка чыгачак.
Ә усак пүләнен алып, авыру урынга көн саен 15 минут булса да куярга була. Авыру беткәнче шулай. Геморрой һәм бөердә ташлар булганда шулай көн саен усак утыны, бүкәне өстендә утырырга кирәк. Мондый дәвалау вакытында бөердәге ташлар судагы шикәр кебек бер-ике айдан эри. Усакның кабыктан чистартылган ботакларыннан “шәмнәр“ кулланалар. Аларны геморройга 20 минутка куялар, аннары яңаларын кулланалар.
Ютәл, эч китү, энурез, цистит, ялкынсынуга каршы чара буларак, тыштан җәрәхәтләр булганда, пешкәндә: 2 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы вакланган усак каерысы салып, 30 минут кайнатырга, бераз тәмләтеп, ашаганда көненә 3-4 тапкыр 1-2 аш кашыгы эчәргә.