Сәламәтлек
18 Марта , 16:40

Нәрсә ул пневмония?

Һәм ул нәрсәсе белән куркыныч?


Пневмония организмга зарарлы микроорганизмнар үтеп керү аркасында үпкәләрнең көчле ялкынсынуы. Бу сулыш юлларының иң-иң катлаулы авыруларының берсе. Пневмония авыруын дәвалау елдан-ел авырая бара, чөнки күпчелек микробларның хәзерге антибиотикларга карата тотрыклы иммунитеты бар. Галимнәрне менә шунысы тирән борчуга сала да инде.


Пневмониядән һәркем зыян күрергә мөмкин. Элек бу авыру белән балалар һәм яшүсмерләр ешрак авырый иде, хәзер исә үпкә ялкынсынуы өлкән һәм урта яшьтәгеләрне дә аямый.


Бу чирдән заманча һәм көчле саналган антибиотиклар белән дәваланырга мөмкин. Тик чирле кеше берничек тә үз белдеге белән өйдә дәваланып ятарга тиеш түгел. Юкса, хәлнең үлем белән тәмамлануы бар.

Дәвалану, хастаханәдән чыккач та әле, айлар буена дәвам итәргә мөмкин. Каты авыру кичергән кешегә, элекке тормыш ритмына кереп китү белән бергә, дөрес дәвалану ысулларын кулланырга кирәк булачак.


Чир башлануның сәбәпләре нинди?


Пневмониянең үсешенә иммунитет какшау, салкын тию, тәмәке тарту, стресс та «ярдәм» күрсәтә. Аның
билгеләре ОРВИ һәм гриппныкына охшаш. 

Үпкә ялкынсынуының төп билгеләре: тән температурасы 39-40 градуска күтәрелә, хәлсезлек, коры ютәл барлыкка килә, баш авырта, төчкертә, сөяк һәм мускуллар туктаусыз сызлый, тын кысыла, тирләтә.

Диагностика ясау максатында клиник, рентгенологик, лаборатория ысуллары кулланыла

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас