Безнең илдә яшәүчеләр тәүлегенә якынча 10,8-11,2 грамм тоз ашый икән. Ә бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән нормадан 2 тапкырга артыграк. Алар безгә көненә нибары 5 граммга кадәр генә тоз ашап хушланырга киңәш итә.
Аның зыяны нидә, дисезме? Белгечләр әйтүенчә, тоз натрий минералына бай. Әгәр ул канда артып китсә, кан әйләнеше системасында су микъдаре арта. Нәтиҗәдә, йөрәккә канны куу өчен көчәнеп эшләргә туры килә, аннан инде артерияләрдә басым артуын көт тә тор! Тозны күп куллану нәтиҗәсендә кешегә инфаркт һәм инсульт авырулары яный башлый, шулай ук бөерләргә дә көч төшә.
Фото: ognikavkaza.ru