ЖЕЛАТИН
Иң киң таралган һәм киң билгеле куерткычларның берсе. Бу исе һәм тәме булмаган коры катнашма. Желатинны коллаген күп булган хайваннарның сеңерләрен, сөякләрен һәм башка тукымаларын эшкәртеп алалар. Желатинны ит һәм балык консервлары, койкалы ризыклар, йогыртлар, тортлар, мармелад, цукат, туңдырма, мусслар, кремнар әзерләү өчен кулланалар. Желатин хайван сөякләреннән һәм тиресеннән ясалганга күрә, җитештерүчеләр ветеринария контролен узган сәламәт хайваннардан чимал кулланырга һәм потенциаль патогеннарны дезактивацияләүне тәэмин итә торган технологик процессларны үтәргә тиеш. Азык-төлек җитештергәндә куркынычсызлык стандартларын үтәүче ышанычлы җитештерүчеләрнең желатинын сатып алыгыз. Сезгә туры килми торган аллергеннар яки өстәмәләр булмавына инану өчен продукт этикеткасында язылган текстны укыгыз. Желатинны артык кулланмагыз. Бар да чамалап кына яхшы.
КРАХМАЛ
Бездә кукуруз һәм бәрәңге крахмалы популяр. Тагын дөге һәм бодай крахмалы бар. Крахмал ярдәмендә үзле, салкынча эремәләр ясыйлар. Крахмалны өйдә һәм азык сәнагәтендә кулланалар. Крахмал кулланып ясалган кесәлләр эчеп үстек. Крахмал соуслардан алып ашларга кадәр ризыкларны куерту өчен яраклы. Крахмалны бәйләүче звено буларак, казылык һәм ит продуктлары массасын беркетү өчен кулланалар. Крахмалның үзлекләре кремнар һәм глазурьлар әзерләү өчен дә яраклы. Крахмалның бәясе дә кыйммәт түгел, күпчелек кибетләрдә бар. Әгәр сезгә беренче чиратта энергия чыганагы кирәк икән, крахмал (чама белеп кулланырга) бу функцияне үтәячәк. Организм өчен катлаулы углевод булып тора.
АГАР-АГАР
Агар-агарны полисахаридларга кертәләр. Бу куерткыч составында агароза һәм агаропектин бар. Калорияләр һәм майлар, аксымнар һәм углеводлар юк. Агарагарны кызыл һәм көрән суүсемнәрдән алалар. Аңарда йод, кальций, тимер күп. Бу куерткыч гель ясый, аларны эретергә һәм яңадан куертырга мөмкин. Агар-агар геле пектин геле белән чагыштырганда катырак. Гельләштерү үзлекләрен активлаштыру өчен кайнатуны таләп итә. Агарагар диетик туклану өчен яраклы, эчәклекнең эшен яхшырта. Әгәр сезгә веганча, аз калорияле, йодка бай вариант кирәк икән, агар-агар сайлагыз. Агар-агарны желе, мармелад, зефир, туңдырмалар әзерләү өчен кулланалар. Ит һәм балык койкалары әзерләгәндә дә куллану мөмкин. Ул ризыкның тәмен үзгәртми. Желатин белән чагыштырганда дүрт тапкырга көчлерәк.
ПЕКТИН
Бу файдалы матдәне үсемлекләрдән алалар. Пектин күп җимешләрдә һәм суүсемнәрдә бар. Алма, әфлисун, чөгендер пектиннары аеруча популяр. Ачык төстәге порошок рәвешендә сатыла, иссез. Эрүчән азык җепселләре эчәклекнең эшен нормальләштерергә ярдәм итә, аның перистальтикасын яхшырта, эч катканда булыша. Канда холестерин һәм шикәр югары булганда ризыкларны пектин кулланып әзерләгез. Пектин – эчәклектәге файдалы бактерияләр өчен бик яхшы азык. Пребиотик үзлекләре белән аерылып торган табигый куерткыч. Ул продуктның тәменә крахмал кебек көчле йогынты ясамый. Крахмал азыкка онлы тәм бирергә мөмкин. Аның составында шикәр һәм кислота күп булган мохитләрдә нәтиҗәле. Крахмал әче мохиттә сыегаерга мөмкин. Пектин белән куертылган продуктлар туңдырылганнан һәм эретелгәннән соң үз консистенциясен югалтмый. Аны джем, зефир, как, мармелад әзерләгәндә кулланырга мөмкин. Күпләр яраткан кесәлне дә шулай ук пектин ярдәмендә әзерләргә була. Артык калориясез тәмле эчемлек килеп чыгачак. Әгәр сезнең максат – эчәклек сәламәтлеген яхшырту, холестерин дәрәҗәсен киметү, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту икән, куерткыч сыйфатында пектинны сайлагыз.