

Ул күп еллар инде Куҗбахты авыл советының иң лаеклы депутаты да булып тора. Аның инициативасы, туры сүзле, төпле фикере һәр сессия, җыелышларда халыкка җиткерелеп бара. Белгеч үз өстендә көне- төне эшләсә генә эшен югары дәрәҗәдә башкара ала. Биш ел саен белем арттыру, экзамен-аттестацияләр үтү, яңа периодик медицина материалларын өйрәнеп бару күпьеллык практика үз нәтиҗәсен бирә. Г. Р. Гәрәева – югары категорияле фельдшер, “Башкортстан Республикасының медицина отличнигы”, Русия Федерациясенең Почёт грамотасы иясе.
Ә инде 2025 елда “Башкортстанның иң яхшы фельдшеры” конкурсында катнашып, өч этапны уңышлы үтеп, почётлы 2нче урын яулады! Югары күрсәткечләргә ирешкән медицина хезмәткәре декабрьдә Мәскәүдә “Бөтенрусия кадрлар форумы”нда республика исеменнән катнашты. Монда инде Русиянең 89 регионыннан килгән иң яхшы медицина белгечләре белән аралашу бәхете тия аңа.
Тормыш иптәше Фәнүс, кызы Лариса (Уфа шәһәрендә МВД хезмәткәре), оныгы Арсен, әнисе Асия апа, якын туганнары – аның иң якын ярдәмче-терәкләре.
– Авылдашларыма – Куҗбахты, Тәҗәй халкына бик рәхмәтлемен. Туган ягымда яратып яшим һәм эшлим – шуның белән бик бәхетлемен, – ди хөрмәтле авылдашыбыз.
Бер сүз белән әйткәндә: “Халык – синнән уңды, син – халыктан!” – дип кенә әйтәсе кала безгә, Гөлназ Рәүзәт кызы! Шундый искиткеч шәхесләр бизи дә инде һәр төбәкне! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын үзегезгә, ак халатлы фәрештә!
Рәмилә НУРГАЛИЕВА.
Илеш районы, Тәҗәй авылы.