Анда бик күп мөһим мәсьәләләр каралды. Утырышны Совет рәисе – Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров үткәрде.
– Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы-Корылтайга Юлламасында фронттан кайткан ир-егетләрне тыныч тормышка җайлаштыру (адаптацияләү) эше өч юнәлеш буенча алып барылырга тиешлеген билгеләп үтте: медицина реабилитациясе, эшкә урнаштыру һәм социаль адаптацияләү. Әлеге эшләр яхшы гына оештырылып килә, әмма аңа барлык район һәм шәһәрләр дә актив кушылсын иде”, – диде Рөстәм Әхмәдинуров.
Башкортстанның спорт министры урынбасары Игорь Ермилов спорт аша савыктыруга җентекләп тукталды.
– Без хәрби ветераннарны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә тиеш. “Батырлык” проекты үзен яхшы яктан күрсәтте: ул барлык муниципалитетларга таралды, аны гамәлгә ашыру өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Ләкин үзебез актив рәвештә егетләргә чыкмасак, аларны спортка җәлеп итмәсәк, күпләр үзләре безгә килеп җитмәячәк, – диде ул.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, бүген республикада следж-хоккей, волейбол, футбол, өстәл теннисы һәм башка спорт төрләре буенча оештырылган командалар ветераннарның 10 процентын гына колачлый. Әлеге күрсәткечләрне күпкә арттыру бурычы куелды. Бу бурычны хәл итүдә бюджет акчалары белән тәэмин ителгән спорт сертификатлары кертү буенча закон проекты тәкъдим ителде.
– Закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларның сәламәтлеген тергезүгә, физик активлык дәрәҗәсен күтәрүгә, психофизик халәтен яхшыртуга һәм социаль җайлаштыруга ярдәм итү максатында эшләнде. Сертификат хокукына бары тик МХОда катнашучылар ия булачак. Сертификат Башкортстан спорт оешмаларында гамәлгә ашырылачак, – диде Яшьләр иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Булат Зарипов.
Рәдиф ФӘТКУЛЛИН.