Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 март , 13:51

Чәчәкләр куркыныч була аламы?

Иң билгеле аллерген – ул серкә.

Чәчәкләр куркыныч була аламы?
Чәчәкләр куркыныч була аламы?

Аллерголог-иммунолог Гүзәл Нуретдинова поллиноз белән авыручы хатын-кызлар өчен чәчәкләрнең иң хәвефле төрләрен атады һәм аларга нинди гөлләмәләр бүләк итәргә мөмкин булуы турында сөйләде.

   Гүзәл затларга – гүзәл чәчәкләр, әлбәттә, бик килешә һәм алар мондый бүләкне һәрвакыт шатланып кабул итәләр. Әмма, табиб фикеренчә, кайсыбер чәчәкләрнең аллергия китереп чыгаруы мөмкин икән.

   "Иң билгеле аллерген – ул серкә. Ләкин аларның да төрлесе була: мәсәлән, “авыр серкә” саулык өчен зур борчу тудырмый, чөнки ул тиз утыра. Ә менә сәгатьләр буе һавада очарга һәм сулыш юлларына тирән үтеп керергә сәләтле булган “җиңел вак серкә” – аллергиягә сәбәпче булырга бик тә мөмкин, - дип аңлата табиб.

   Гүзәл Нуретдинова фикеренчә, аллергенлыгы югары булган чәчәкләрнең, гадәттә, берничә уртак үзенчәлеге була: алар вак, җиңел тарала торган серкәләргә, көчле искә һәм киселгән килеш озак вакыт «тузгып» тору сәләтенә ия булалар. Мондыйларга лилияләр, хризантемалар, гербералар һәм декоратив яшеллекнең күп кенә төрләре керә. Букетлардагы яшеллек аеруча куркыныч тудыра икән.

   Ә менә көчле исе булмаган, ябышкак серкәле чәчәкләр гипоаллерген чәчәкләр исәбенә керә. Болар – розалар, лаләләр һәм орхидеяләр.  Алар күпләр өчен чагыштырмача хәвефсез санала. Ләкин шуны истә тотарга кирәк:  чәчәкләр аркасында төчкерү, борын тыгылу, яшь агу, күз кабаклары кычыту һәм йөткерү һәм буылу рәвешендә аллергия күзәтелсә, ул чакта чәчәк бүләк итәргә кирәкми. “Якыныгызны җиләк-җимеш яки татлы букетлар белән сөендерү яхшырак булыр", - ди  аллерголог.

Фото: ya.ru/images  

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас