Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 март , 08:49

Сөткә салынган әче борычның файдасы бармы?

Кызыл әче борычның шифалы көче хакында безнең күпчелегебез белми.

Сөткә салынган әче борычның файдасы бармы?
Сөткә салынган әче борычның файдасы бармы?

Ә бит анда күп витаминнар бар, алар микробларны үтереп кенә калмый, кан составын да яхшырта, атеросклероз үсешенә комачаулый. Кызыл әче борыч – табигый антибиотик ул.

Кечкенә генә кисәк әче кызыл борыч кисәген алып (аналгин таблеткасы зурлыгындарак), бер стакан сөткә салып кайнатыгыз. Аннары борычын алып, кайнар сөтне йокларга ятканда эчегез. Иртән яңа туган кебек уянырсыз. Борыч авыруны куып кына чыгарып калмас, ә организмыгызга көч тә бирәчәк.

Чыганак: «Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең файдасы» telegram-каналы.

Сөткә салынган әче борычның файдасы бармы?
Сөткә салынган әче борычның файдасы бармы?
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас